

Күзен йомарга да өлгерми, аны урманда яшәүче вәхши төркем чорнап ала.
Бер патшаның Сәгыйть исемле вәзире була. Нинди генә авырлыклар килеп туса да, патша hәрдаим аның белән кинәшләшуне хуп кургән. Вэзирнең исә мондый очракларда яратып әйтә торган бер сүзе була: «Хафаланма, патшам, Алла Тәгалә хәерлегә кылсын…»
Көннәрдән бер көнне алар, бергәләшеп, шикәр камышы кисәргә чыгалар. Вәзиренә ярдәм иткәндә, патша ялгыш кына бармагының өчтән бер өлешен кисеп ала.
Хужасының борчылуын куреп, Сәгыйть аңа:
- Хафаланма, патшам, Алла Тәгалә моны хәерлегә кылсын…- ди.
- Бармак киселуне хәерлегә юраган булып, син миннән көләсеңме? – дип сорый патша. Ачуына чыдый алмыйча, вәзирне зинданга ябырга куша.
Берничә көн узгач, патша ауга чыга. Урманда байтак йөргәннән соң адаша. Күпме генә эзләп тә, кайтыр юлны таба алмагач, агач ышыгына ятып, ял итәргә уйлый. Күзен йомарга да өлгерми, аны урманда яшәүче вәхши төркем чорнап ала. «Киеме дә пакъ, үзе дә пөхтә кешегә охшаган, хужабызга корбанны эзлисе дә булмады», - дип, узара сөйләшкәннәрен ишетеп: «Мин бит бу биләмәнең хужасы!» - ди патша аларга.
- Безнең үзебезнең патшабыз бар, - диләр кыргыйлар.
Икенче көнне патшаны бөтен халык алдында корбан итәргә, дип китергәч, хужалары аның киселгән бармагын күреп ала да:
- Сез ни өчен кимчелекле корбан алып килдегез? – дип ачулана. – Күз алдымнан югалтыгыз бу кешене…
Патша абына-сөртенә өенә кайтып җитүгә, исән-имин калуына шатланып, туп-туры зинданга юнәлә.
- Бармагым киселу, чыннан да, хәерлегә булды бит, - ди ул вәзиренә. – Бармагым киселмәгән булса, башым киселәсе булган…
Патша вәзирне зинданда өч көн сусыз, ризыксыз тотуы өчен аңардан гафу утенгәннән соң: «Хафаланма, патшам, - ди Сәгыйть аңа. – Зинданда ябылуымны да Алла Тәгалә хәерлегә кылды».
- Моның хикмәте нәрсәдэ соң? – ди патша аптырашта калып.
- И-и, патшам, - ди вәзир, - анда ябылмаган булсам, ауга без бергә чыккан булыр идек. Син корбан булмасаң да, мине корбан итәрләр иде…
Фото: worldofhistory.ru