

Башкортстанның Иҗтимагый палатасына 20 яшьлек Лиза Гайфуллинаның әнисе Әлфия ханым мөрәҗәгать иткән.
Эш шунда: аның ДЦП диагнозлы кызы Лизаны чәчтараш хезмәткәре кабул итүдән баш тарткан. Югыйсә, бинага керү урыны инвалид креслосындагы кешеләр хәрәкәт итә алсын өчен пандус белән җиһазландырылган булган.
Әлеге вакыйга буенча “Вся Уфа” телеканалы сюжет төшергән. Әйткәндәй, каналның җитәкчесе Азамат Янбердин – республика Иҗтимагый палатасы рәисе. Нәтиҗәдә чәчтараш хезмәткәрләре белән җитди сөйләшү булган һәм алар кызның чәчән кисәргә тәкъдим иткән.
“Бу инвалидлар белән аралашу тәҗрибәсе булмаганлыктан, кешеләрнең алардан куркуын һәм читләшүен күрсәтүче мисал, – ди Иҗтимагый палата вәкиле Алина Хәбирова. – Әллә күпме пандуслар куярга мөмкин, ләкин аралашу булмаса, боз урыныннан кузгалмаячак. Уңайлы мохит – ул пандуслар гына түгел”.