Уйланырга урын бар
5 октябрь 2022, 11:06

Туган телендә сөйләшкән соңгы кеше үлгән!

Без дә шуңа китеп бармыйбызмы?

Туган телендә сөйләшкән соңгы кеше үлгән!Туган телендә сөйләшкән соңгы кеше үлгән!
Туган телендә сөйләшкән соңгы кеше үлгән!

Без дә шуңа китеп бармыйбызмы?

 

Русиядә алеут телендә сөйләшкән соңгы кеше – Геннадий Яковлев вафат булган.

 Камчаткада яшәгән Г. Яковлевның вафат булуы турында Telegram-каналда төбәк башлыгы Владимир Солодов белдергән.

«Ушел из жизни Геннадий Михайлович Яковлев, последний в России носитель алеутского языка. Большая потеря для родных и близких, всех тех, кто знал его лично. Огромная потеря для нашей страны, которая еще раз подчеркивает значимость усилий по сохранению языков коренных народов Камчатки и нематериального наследия», — диелә аның хәбәрендә.

Алеут теле (үзатамасы - Unangam Tunuu/Унáҥам Тунý) - Ерак Көнчыгышта, Төньяк Америкада таралган тел, алеутларның туган теле, ул алеут-эскимос телләренең берсе. Алеут телендә Аляска, Алеут һәм Командор утрауларында яшәгән җирле халык сөйләшкән.

2010 елда Русиянең Камчатка краенда 45 кеше алеут телендә сөйләшкән.  АКШның Аляска штатында 150 кеше булган.

Беринг утравының (Командор утрауларының иң зурысы) Никольское авылында алеут телен мәктәптә өйрәнәләр әле. Җирле халык урыс телендә сөйләшкәндә алеут сүзләрен куллана.

Русиядә 1990нчы елларда алеут телендә бердәнбер чыккан китап – мәктәп сүзлеге.

Бер көн килеп безнең туган телләр дә шул язмышка дучар ителмәсме? Яшәгән җиребездә мөмкинлек булып та, туган телләрне өйрәнми, кулланмый яшәсәк, ул көн озак көттермәс. Туган телдә әйткәнне аңлаган һәм бөтенләй бер сүз дә аңламаган (эт кебек, аңлый, әйтә белми торган) балалар үстереп, юкка чыгуга көннән-көн якынаябыз...

Туган телендә сөйләшкән соңгы кеше үлгән!
Туган телендә сөйләшкән соңгы кеше үлгән!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас