Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
4 октябрь 2022, 17:28

Төштә үскән бала

- Халиб бүген асылынып үлгән.

Төштә үскән бала
Төштә үскән бала

- Халиб бүген асылынып үлгән.

- Бик яхшы булган, күптән кирәк иде.

Хатынының сүзе Шәрифҗанның бәгыренә кадалды. Коточкыч. Кеше кадәр кеше гөнаһлы рәвештә дөньядан киткән, ә ул бик шәп булган дип тора. Кем шулай сөйләшә дисәң, гомер иткән карчыгы бит, бер уй, бер фикердән яши торган хәләл җефете. Их сезне, хатын-кыз сыман да каты күңелле адәм булмастыр, - дип Шәрифҗан ирексездән барлык хатыннарны гаепле итеп куйды.

- Алай ярамый бит, карчык, – диде ул канәгатьсезлеген сиздереп.

- Нәрсә ярамый, дөресен әйтергәме? – дип кабынды Зөлхәбирә. – Ни

үзе яши белмәде, ни хатынына көн күрсәтмәде. Мондый эш мордарлык белән бетәргә тиеш инде ул.

Бу сүзләрне син әйтмәдең, мин ишетмәдем дигән кыяфәттә Шәрифҗан ишеккә атлады. Ләкин күңел төбендә тәмсез үкенеч утырып калган иде инде. Көн күрсәтмәде, ди карчыгы. Әгәр кемнең кемгә күрсәтмәгәнен тикшерә башласаң, бик тирәнгә китәргә туры килер иде шул. Булганы булган, буявы уңган, искелектә чокынып нигә җан кансыратырга.

Халиб дәшмәсхан булып үсте. Сөйләшмәгәч, аны гел юашка саныйлар иде, ә юашны бик игътибарга алучы юк. Бары тик кайберәүләр генә юаш юанайса дип нәрсәгәдер ымлап куйдылар. Менә гаҗәп, авылның иң үткен кызы, билчән телле Җанбизәре шушы, үзе әйтмешли, уҗым бозавына гашыйк булды да куйды. Моны халык та ничектер тыныч кабул итте, әгәр Халибкә бер хуҗа табылмаса ул үзбаш яши алыр иде микән? Фәрештә дә бит бер юашка бер усал дигән. Өйләнүен өйләнделәр, ләкин ияләнмәделәр. Ничектер җиде ят кеше сыман кыландылар. Ир хатыны булган Җанбизәрнең без дип түгел, гел генә мин дип сөйләшүе гаҗәп тоела иде, әйтерсең ире юк. Халиб та аны Җанбизәр дип атамый шикелле. Яраны яратып булмаганга микән.

Анысы инде Шәрифҗанга бик соң билгеле булды. Халиб эчте бит, нык эчте, кешеләр сыман очрашу хөрмәтенә яки башка сәбәп табып түгел, ә абзар артына качып аерым эчте. Тора-бара үзенең дә, эшенең дә рәте китте. Исерек баштан силос тыгызлаганда тракторы белән ямга ауган. Ярый әле траншея тулып килгән чак, техникага зур зыян килмәгән, ә менә Халиб үзе дәваханәдә ятып чыкканнан соң эшсез һәм акчасыз калды. Шуннан соң аны Шәрифҗан урамда күрде. Әллә нинди тылсым көче аны юл уртасына, Халиб каршына этте, сүз башларга мәҗбүр итте.

- Туктале, энем, эч пошып тора иде, очравың яхшы булды. Әллә чак

ына ял итеп алабызмы, минем бакчада бик матур урын бар. Бер акбаш та күптән ята, синең ризыкка булган, ахыры.

Халибне эчә дисәк тә, кеше хәеренә ымсына торган мәхлүк түгел икән, шундук риза булмады. Ләкин Шәрифҗан абзагыз да сөйләшә белә торган адәм иде шул, һәм аңа бу көнне күп нәрсә билгеле булды.

...Халиб ничек өйләнгәнен сизми дә калды.

- Синең шампан алырга акчаң юк, шуңа өйләнмисең, – диде аңа

Җанбизәр.

Бу сүзгә егетнең гарьлеге кузгалды, тиз генә районга барып кайтты да, икенче көнне иртән Җанбизәр эшләгән хуҗалык идарәсенә барып ике шешә шәрапны “тык” иттереп өстәлгә утыртты. Һәм һинд киносы башланды. Әллә кайдан Җанбизәрнең ахирәте Фәридә килеп чыкты, әллә кайдан Халибның дусты Мәүли килеп җитте. Болар өчәүләп егетне этә-төртә авыл советына алдылар да киттеләр.

Ярый әле авылда эш күп. Хезмәт дәвалый, хезмәт сагышларны баса, кирәкмәгәнне онытырга ярдәм итә. Тик хатта ул язмыш карасын агарта алмады, моңа Җанбизәрнең зәхәр теле сәбәпче булды.

- Мин дәваханәдә булдым, бала алдырдым, малай иде, кап-кара

чәчләре бар иде, – дип бер тын белән генә кургаш сүзләрен атты ул.

Халибнең нык ачуы килде, ул хатынына нәфрәт белән карады. Менә шушы ачык авызлы, тузган чәчле йөзгә бер китереп сугасы иде. Йодрык белән. Җан ачуына. Чигә сөякләрен чытырлама китереп. Юк, сукмады. Аяк-кулы кузгалмады Халибнең. Ул каткан иде.

Азак аяк-куллары кузгалды ла ул, ләкин менә йөрәге эремәде. Нигә, кемнән сораган? Ник миңа әйтмәде, минем баламны үтерергә кем рөхсәт биргән аңа? Шушы сораулар теләсә нинди вакытта исенә килә дә төшә. Шулай вакыт уза торды, ә хатынына булган үпкәсе җиңеләймәде. Мондый чакта ирләр тукмаша башлый шикелле, ә Халиб теге нәрсәкәй ягына әйләнеп тә карамады, әллә җирәнде, әллә нәфрәтләнде.

Шушылай берничә ай үтте һәм Халиб төш күрде. Бер сабый ак җәймәдә ята, күзләрен нурлатып Халибкә карый, башын селкетеп ала. Тотарга тырышкандай бармакларын кыбырдатып кулларын суза, гүя мине күтәр, кулларыңа ал, дип әйтергә тели. Ләкин Халиб кузгалмады. Бу бер мизгеллек күренеш булды.

Төшкә нәрсә кермәс. Халиб та моңа артык игътибар итмәскә тырышты. Элеккечә хатыны белән әллә нигә бер сүз атышып яши бирде. Тик, бер заман янә төшләнде – инде күлмәк-ыштан кигән бала караватта мүкәләп йөрергә маташа иде. Бары тик шул гына. Бер мизгел.

Ә икенче күрүендә малай идән буйлап йөри, песине карават астына куып кертергә тырыша иде. Тагын да бер мизгел. Ә чираттагы төш озаграк булды. Бала инде үсеп килә, ул ямь-яшел болында матур чәчкәләр арасында йөгерә, үзе артына әйләнеп-әйләнеп карый, нәрсәдер кычкыра. Гүя атасын чакыра, кул изи. Ләкин Халиб аны ишетми. Төшләрнең телсез булуы нинди кызганыч.

Менә шунда аңлады ир кеше – бу малай аның үлгән улы бит! Дөресрәге, хатыны Җанбизәр үтергән улы. Ул үсә! Эйе, Халиб аңлады, ул акылдан язып бара. Ана шуннан соң эчә башлады инде ул.

Боларны Шәрифҗан исе китеп тыңлаган иде. Вәт, гәеплә син кешене ахмак, эчкече дип, бакдисәң, эчендә әллә нинди канлы шеш ята икән. Хәзер инде эчүеңне ташла дип әйтүе стенага борчак сибү генә. Дәвалан, психиатрга бар дип тә әйтеп булмый кешегә.

Халибны миңрәү дисәң дә, шуңа игътибар итте: ул аракы эчкән көнне төшләнми, баласын күреп сыкранмый иде. Анасы туктаусыз эчкән, атасы туктаусыз эчкән – ике исерек баштан (яралган!) бала аракыны яратмый иде.

Соңгы төш Халибне бәреп еккан сыман булды, аңа яшәрлек хәл калдырмады. Бала түгел иде инде аның улыкае - егет кеше иде. Үзе генә түгел, сул кулы белән бер кызны җитәкләгән, ә уң кулында – бала. Тик монысы Халибнең баласының баласы – оныгы була. Их, минем йөрәк майкайларым, дип сыкранып куйды ул. Сез нинди бәхетле. Яныгызда мин генә юк. Мин сезнең янда булырга тиешмен ләса, бәгырь кисәгем – оныгымны күрергә тиешмен. Тик анагыз гына бара күрмәсен. Миңа аннан алда барырга кирәк. Шундый уйлар белән Халиб кара төндә абзарга атлады. Агарып беткән чәчләрен мендәрдә таратып яткан хатынының соңгы тапкыр йөзенә карарга “онытты” ул.

...– Карчык, барыбер барырга, хәер салырга кирәк, – дип сүз яңартты Шәрифҗан.

  • Барырбыз инде, хәерен дә бирербез. Күп итеп. Җанбизәре бөтенләй аяксыз булып ятканчы эчәрлек итеп.
  • Фу, бу тормышның анасын корт чаккыры, барысы да тискәре, – дип

Шәрифҗан бер төкерде дә ишеккә атлады.

Заһит Мурсиев.

 

Фото: magya-nikolaev.ru

Төштә үскән бала
Төштә үскән бала
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: