Хөкүмәт вице-премьеры – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов республикада бөртеклеләрнең уңышы рекордлы санга җитте, дип белдерде.
“5 миллион тонна – без бу санны көттек. Республика тарихында дүртенче тапкыр зур санга ирештек. Аграрийларыбызны бу уңыш белән котлыйм , – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. – 1983 елда – 5 миллион тонна, 1985 елда – 5,2 миллион тонна, 1986 елда – 5,9 миллион тонна. Шулай итеп, 1980 еллардан алып янә 5 миллион тоннага җиттек”.
Илшат Фазрахманов әйтүенчә, уртача уңыш күрсәткече гектарыннан 29,5 центнер чыккан. Мондый уңышка ирешүнең үз сере бар. Ул – соңгы еллардагы тырыш хезмәт. Атап әйткәндә, техникага инвестицияләр, элиталы орлыклар, минераль ашламалар.
“Шуларга өстәп, һава торышы уңай килде. Республиканың биш районында – 200 мең тонна, 17 районда – 100 мең тоннадан күбрәк иген җыеп алынды. Бүгенгә 40 мең гектар җирдә җыеп-урып аласы калды”, – ди министр.
Шул ук вакытта, Радий Хәбиров әйтүенчә, әлеге саннарда туктап калырга ярамый – 6 миллион тоннага омтылырга кирәк. Моның өчен безнең мөмкинлекләр бар, диде ул.