Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
27 сентябрь 2022, 10:56

Кыйбатка төшкән итек...

Сылтамалар буенча акча күчермәгез!

Кыйбатка төшкән итек...
Кыйбатка төшкән итек...

Сылтамалар буенча акча күчермәгез!

 

Мондый хәлләрнең барыбыз белән дә булуы ихтимал. Нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

Казанда яшәүче  25 яшьлек бер туташ итек сатып алырга уйлаган. Әмма яшь кеше дә шулкадәр беркатлы булыр икән...

Бер социаль челтәрдә бу туташ үзенә охшаган итеккә тап булган. Сатучы белән аралашкач, сатып алу детальләрен сөйләшкәннәр.

Туташка товар хакын түләү өчен сылтама (ссылка) салганнар. Шуның буенча кергән туташның банк исәбендә булган барлык байлыгы “очкан”. Картасы турында ниндир мәгълүмат керткәнме, ул хакта әйтелми.

Туташ полициягә мөрәҗәгать иткән. «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Шулай итеп, матур итек кияргә теләгән кыз 10 000 сумыннан колак каккан.

 Һәр эштә игътибарлы булыгыз, дуслар! Артык беркатлы булмыйк!

 

Кыйбатка төшкән итек...
Кыйбатка төшкән итек...
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: