+20 °С
Болытлы
Алма-Атада 47 яшьлек марафончы Рөстәм Садыйков фиништан соң вафат булган. Ул 10 чакрым дистанциягә йөгергән. Якыннарының сүзләренә караганда, ул мондый ярышларда беренче тапкыр гына катнашмаган. Финишка килеп тә җиткән, аңын да югалткан. Бу хакта марафон табибы Оразбек Сахов хәбәр иткән.
Спортчыга медицина ярдәме күрсәтергә тырышканнар. Реанимация чаралары 30 минут дәвам иткән, әмма Садыйковны коткарып кала алмаганар. Аның үлем сәбәбе суд-медицина экспертизасыннан соң билгеле булачак дигән табиб Сахов.