Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
22 сентябрь 2022, 14:08

Берәдәк этләр бәласе

Яңа канун нигезендә сукбай этләрне үтерү тыела. Аларны тотып, стерильләштерергә, котыру чиреннән прививка ясарга һәм кабат урамга җибәрергә кирәк. Ә социаль челтәрләр сукбай этләрнең кешеләргә һөҗүме, паркларда чәйнәп үтерелгән кошлар, төннәрен көтүләре белән йөрүләре турындагы язулар белән тулган. Сезнең якларда да андый этләр бармы?

Берәдәк этләр бәласе
Берәдәк этләр бәласе

 

Уфаның коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү идарәсе башлыгы Рөстәм Хәмитов сүзләрнә караганда, шәһәрдәге хуҗасыз йөргән этләрне тоту буенча Уфада ике подрядчы оешма шөгыльләнә: берсе  – “Актив” җәмгыяте,  икенчесе – шәхси эшкуар Даниил Владимирович Михайлов.

“18 сентябрьдә алынган мәгълүматларга караганда, шәһәрдә  4 707 эт тотылган. Моннан тыш, контейнерларны үз вакытында бушайту һәм чүп калдыкларын контейнер мәйданчыкларыннан җыештыру буенча эшләр оештырылды, предприятиеләр территорияләрендә берәдәк этләр җыелмасын өчен административ комиссияләр эше көчәйтелде, йорт хайваннарын стерильләштерү, чиплар кую, паспортларын булдыру кирәклеге турында шәһәр халкына мәгълүмат җиткерелә”, — дип хәбәр итте Рөстәм Хәмитов.

Уфа мэры Ратмир Мәүлиев бу өлкәдә җаваплы булган хезмәтләргә эт тешләүнең һәр очрагын хәбәр итә барырга кушты.

"Сез бик озак кузгаласыз. Мондый күңелсез хәлләр көн сан кабатланып тора. Сез вакыйга урынына барып җиткәнче, ул этләр инде икенче йорт алларына качкан була. Моннан соң эт тешләүнең һәр очрагын җентекләп тикшерегез. Бу хәйрия эше түгел, моның өчен без акча түлибез - ул бюджетка салынган.Исем өчен генә эшләмәгез, ә бу эштә җаваплы булган кешеләр минуты белән урынга барып җитәргә тиеш”, – дип, коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү идарәсе башлыгы һәм район башлыкларын искәртте.

Исегезгә төшереп үтәбез, быел Уфа урамнарында  сукбай этләрнең кешеләргә һөҗүм итү очраклары ешайды. Гыйнвар азагында Айская һәм Бакалы урамнарында яшәүчеләр берәдәк этләрнең күпләп йөрүенә зарланган иде. Бу мәсьәлә Дәүләт Думасы дәрәҗәсендә дә тикшерелде,хуҗасыз этләр һөҗүм иткән өчен җитәкчеләрне җаваплылыкка тарттыру тәкъдиме дә булды. Аннары бу тема онытылды. Ләкин урам этләренең артуы, кешеләргә ташланып, аяныч хәлләр тудыруы бу законны кабат карарга мәҗбүр итә түгелме?

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: