Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
16 сентябрь 2022, 11:15

Таный белмәгәч, нигә аны җыярга?

19 кеше гөмбә ашап агуланган.

Таный белмәгәч, нигә аны җыярга?
Таный белмәгәч, нигә аны җыярга?

      Көз җитте. Яңгырлар да сибәләп китә. Гөмбә яратучылар урман ягына карап кына торадыр инде. Гөмбә җыярга! Ләкин аны да җыя белергә кирәк бит әле. Ә бит агуланучылар бар.  Быелгы елның үткән 8 аенда Башкортстанда гөмбә белән агулануның 17 очрагы теркәлгән, диләр төбәкнең Роспотребнадзор идарәсендә.

    Агулануның 17 очрагында 19 кеше зыян күргән, шул исәптән 14 яшькә кадәрге бер бала. Ведомствода барлык очракларда да кешеләрнең билгесез гөмбәләр белән агулануын билгеләп үтәләр. Роспотребнадзорда кешеләр еш кына ашый торган гөмбәләрне агулылардан аера алмау сәбәпле, агулана, дип тә өстәделәр.

     Гөмбәне танымыйсыз икән, аны беркайчан да алмагыз. Бу ашый торган гөмбә түгел дип бераз шикләнсәгез дә, аны урманда калдыру яхшырак. Гомер бер генә! Артык өлгергән, бозылган – кошлар  чукыган яки черегән, хайваннар тарафыннан бозылган һәм кортлы гөмбәләрне урап узыгыз.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: