Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
15 сентябрь 2022, 12:19

Яшь эшкуарлар өчен яхшы хәбәр

Ярты миллион кемнәргә эләгер?

crimea-news.com
crimea-news.com

Бүген үз эшен башларга җөрьәт иткән яшьләр шактый. Кыюлык – ярты бәхет булса, бизнесны үстерү өчен, һичшиксез, акча кирәк.

Бу уңайдан 25 яшькә кадәрге эшкуарлар өчен яхшы яңалык бар. Аларга республика территориясендә алып барган бизнесларын үстерү өчен 500 мең сумга кадәр грант алу мөмкинлеге бирелә.

Конкурста “Яшьләр эшкуарлыгы” юнәлеше буенча уңышлы укып чыккан шәхси эшкуарлар һәм юридик шәхесләр (оештыручылар арасында яшь кешенең өлеше 50 проценттан аз булмаган очракта) катнаша ала. Әмма эшкуар проект хакының ким дигәндә 25 проценты күләмендә үз акчасын салырга тиеш.

Яшь эшкуарның проектына финанслар 100 меңнән 500 мең сумга кадәрге сумманың 75 проценты күләмендә биреләчәк. Грантны 15 юнәлеш буенча максатлы гына кулланып булачак. Юнәлешләр исемлегенә бинаны ремонтлау яки арендага алу, проект өчен җиһазлар сатып алу, инженер челтәрләрен тоташтыру кебек һәм башка эшләр кергән.

Моннан тыш, грант алучы эшчәнлеген өч ел алып барырга һәм грант алган елны хезмәткәрләренең санын сакларга тиеш.

Конкурска документлар республикиканың Эшкуарлык һәм туризм министрлыгында 19нчы сентябрьдән 30ына кадәр эш көннәрендә кабул ителә. Адресы: Уфа шәһәре, Пушкин урамы, 95.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: