Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
14 сентябрь 2022, 14:45

“Безне дәваханәдән куып чыгардылар...”

Республика дәваханәләрендә пациентларга булган мөнәсәбәт кайвакыт лөгатькә сыймый.

“Безне дәваханәдән куып чыгардылар...”
“Безне дәваханәдән куып чыгардылар...”

Республика дәваханәләрендә пациентларга карата булган мөнәсәбәт кайвакыт лөгатькә сыймый. Кем әйтмешли, аптырарсың да, еларсың да. Шуңа күрә зарланулар да күптер.

    Күптән түгел Башкортстанда яшәүче ханым республика башлыгына мөрәҗәгать иткән һәм аны “җан авазы” дип атаган.

    “Иремне кардиология бүлегенә юллама белән Нефтекама шәһәрендәге стационарга салдылар. Дәваханәгә кергәндә һәркем ковидка тест тапшыра. Иремнең тест нәтиҗәсе тискәре булды. Ләкин стационарда, дүртенче көн дигәндә, тормыш иптәшем ковид йоктырды. Ышанасызмы-юкмы, аны температура белән өйгә куып кайтардылар.  Мондый хәлдә бер без генә түгел: палатасы-палатасы белән куып чыгаралар.

     Ничек дәваларнырга, нинди препаратлар кабул итәргә – бернәрсә дә аңлатмадылар.  Кардиология буенча дәвалану алмау гына түгел, безгә чир йоктырдылар һәм дәваханәдән куып чыгардылар. Нәтиҗә буларак, иремнән өйдәгеләргә дә йокты.

    “Ашыгыч ярдәм” чакырган идек, килмәде. Безгә: “Неотложка” чакырыгыз. Трубканы алучы булса инде...” – диделәр.

      Менә бездә кешеләргә шундый “кешечә” караш. Җан авазы", - дип язган Елена исемле ханым.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: