Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
10 сентябрь 2022, 12:32

Ә сез бу адымга әзерме?

Баласының сүзен екмаган.

Ә сез бу адымга әзерме?
Ә сез бу адымга әзерме?

Баласының сүзен екмаган.

Җырчы Сергей Лазарев тәмәке тартмый башлаган. Бу шулкадәр мөһимме, дип уйлаучылар булыр. Аның асылы баласы белән мөгамәләгә бәйле, шул яклап игътибарны җәлеп итте бу хәбәр.

Җырчы үз балаларыннан күп нәрсәгә өйрәнүен яшерми. 8 яшьлек улы белән 4 яшьлек кызы әтиләре белән бик дус, балаларының кадерен белеп, яратып яши, дип аңладык.

Күптән түгел алар арасында кызыклы һәм нәтиҗәле сөйләшү булган. Сергей Лазарев тәмәке тартмый, аракы эчми, башка начар гадәтләрдән азат ир- егет. Әмма пандемия вакытында нервлары какшап китеп, электрон тәмәке тарта башлаган. Улы аның тәмәке тартуын күреп алган. Тәмәкенең зыянлы булуын, бу хакта мәктәптә күп аңлатулары турында сөйләгән, әтисенең тәмәкене ташлавын үтенгән. Әти кеше ташларга вәгъдә биргән. Әмма..

Улы аны чираттагы тапкыр "тоткан". "Әти, тагын тартасың. Син бит вәгъдә биргән идең!"- дигән.

" Мин баланың көяләнүен аңладым. Аннары, ул миңа ниндидер вәгьдә биреп, аны үтәмәсә, миңа бик кыен булыр иде",- ди җырчы.

Шуннан әти кеше үзен кула алган, балага нинди начар үрнәк күрсәтүен аңлаган, начар гадәтен ташлаган. "Сүз биргәч, аны үтәргә кирәк", - ди Сергей.

Ә сез, тәмәке тартучы әти-әниләр, балагызга нинди үрнәк бирү турында уйланганыгыз бармы, әллә үзегезнең " комфорт" халәт мөһимрәкме?

Ә сез бу адымга әзерме?
Ә сез бу адымга әзерме?
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: