+26 °С
Болытлы
Рязань шәһәрендә яшәүче ханым, баласының температурасы күтәрелгәч, табиб чакырту өчен поликлиникага шалтыраткан.
“Иртәнге 8.00 сәгатьтә шалтырата башладым. Баланың температурасы – 38,5, ютәлли, танавыннан ага. Табиб чакыртырга дип, шалтыратам-шалтыратам, җавап бирүче юк. Ниһаять, 759нчы тапкырдан гына табибка чыга алдым”, – дигән ул.
Ханым әйтүенчә, ул 2,5 сәгать буена балалар поликлинкасына шалтыраткан.
Искитмәле: балалар дәваханәсенә ике сәгатьтән артык эләгә алма инде? Сабыйлар сәламәтлеге иң мөһиме булырга тиеш, югыйсә...