Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
8 сентябрь 2022, 13:25

Юллар имин булсын!

Законсыз ташучылар күпме?

Юллар имин булсын!
Юллар имин булсын!

Законсыз ташучылар күпме?

 

2022 ел башыннан Башкортстан юлларында 100гә якын законсыз пассажир ташучы тоткарланган.

Бүген, 7 сентябрьдә, БР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре ЮХХДИ хезмәткәрләре белән берлектә республика территориясендә пассажир ташу буенча законсыз хезмәтләр күрсәтүчеләрнең эшчәнлеген ачыклау буенча чираттагы рейдны үткәрделәр.
– Башкортстан буенча ЮХХДИ җитәкчесе Владимир Севастьянов үтенече буенча без бүген бергәләп рейд чаралары оештырдык, алар аварияләр статистикасын киметү өчен дәвам итәчәк, – дип аныклады Башкортстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Александр Клебанов.
Еш кына пассажирларның хәвефсезлеге нәкъ менә машина йөртүчеләргә бәйле, шуңа күрә мондый хезмәтләр күрсәтүче үз эшенә зур җаваплылык белән карарга тиеш. Искәртеп узабыз, законсыз пассажир ташучылар гаебе белән республика юлларында ел саен кешеләр һәлак була.
Әйтик, ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, узган елда 100 дән артык авария теркәлгән, аларда 18 кеше һәлак булган һәм 131 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган.
–  Бу ташучыларның рөхсәт бирүче документлары юк. Димәк, машина йөртүчеләр медицина, механик тикшерү узмый. Бу пассажирлар гомере өчен куркыныч тудыра, – дип ассызыклады Александр Клебанов.

 

Фото: srb62.ru

Юллар имин булсын!
Юллар имин булсын!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: