Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
8 сентябрь 2022, 13:01

Уңыш 6 миллион тоннага җитәрме?

Ничек уйлыйсыз?

kbrria.ru
kbrria.ru

Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яумаса да, быелгы җәй уңышлары белән сөендерде.

“Бөртеклеләр уңышы 4 миллион тоннадан артып китте. Барысы да җыеп алынмаган әле. Мәйданнарның 80 проценттан чак кына артыгы җыелган. Быел һава торышы сынатмады, нәтиҗәләр яхшы булды – гектардан 29 центнер.  

Яңгырлар башлангач, җыюы, әлбәттә, авыррак булыр. Әмма мин көчебезгә һәм аграрийлар кулларыннан килгәннең барысын да эшләренә ышанам. Барысына да уңышлар телим”.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атна башында үзенең социаль челтәрләрендә шулай дип язган иде.

Аның әйтүенчә, 4 миллион тонна дигән санда туктап калырга ярамый. Ким дигәндә – 5 миллион, ә иң яхшысы 6 миллион тонна җыярга кирәк, дигән бурыч куйды ул. Мондый нәтиҗәгә ирешү мөмкин, мәсәлән, 1986 елда Башкортстанда 5,94 миллион тонна иген җыелган, дип тә өстәде төбәк җиткәчесе.

Вице-премьер – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов әйтүенчә, әлегә республикада бөртеклеләр үскән мәйданнарның 85 процент тирәсе чабылган. Барлыгы 4,078 миллион тоннадан артык ашлык җыелган.

Уҗым культураларын җыю тулысынча диярлек тәмамланган. 850 мең тонна ашлык сугылган, уңыш күрсәткече гектардан 32,3 центнер тәшкил иткән. Язын чәчелгәннәрнең 3,24 миллион тоннасы сугылган: гектарыннан 28,4 центнер уңыш алынган. Май культураларының, башлыча көнбагышның 10 проценттан артыгы яки 55 мең тонна тирәсе сугылган. Борчак тулысынча җыелган, арпа, солы һәм карабодай җыю дәвам итә. 

Әйткәндәй, 2021 елда Дәүләт Җыелышы – Корылтайга еллык Юлламасы белән мөрәҗәгать иткәндә Радий Хәбиров, 2020 елда 4 миллион тонна иген җыеп алуны бәяләп болай дигән иде: “Югары уңыш ел саен кабатлана торган күрсәткечкә әйләнсен иде. 2024 елга Авыл хуҗалыгы министрлыгына 5 миллион тонна иген җыеп алу бурычын куям”.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: