Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
7 сентябрь 2022, 12:32

Тугыз кешене корбан иткән поход

Фаҗига сәбәпләре нидә икән?

Социаль челтәрләрдән. Фотосурәттә исән калган инструктор -  Иван Алабугин
Фото:Социаль челтәрләрдән. Фотосурәттә исән калган инструктор - Иван Алабугин

Камчатка краеның Ключевская Сопка вулканындагы фаҗига турында соңгы көннәрдә күп сөйлиләр. Поход нәтиҗәсендә 8 турист һәм бер гид-инструктор һәлак булган. Туристларны вулканга алып менүне  Новосибирскидагы Extreme Time компаниясе оештырган. Компаниянең социаль челтәрләрдәге  битләреннән хезмәткәрләр ашык-пошык комментарийларны җуеп-чистартып тора. Саксызлык буенча ике һәм аннан да күбрәк кеше үлеменә китерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Компаниянең директоры Андрей Степанов кулга алынган.

Икенче гид, Барнаулдан 30 яшьлек Иван Алабугин исән калган. 3 сентябрьдә ( ә туристлар вулканга 29 августта күтәрелә башлый). ике турист – 43 яшьлек Роман Аверин һәм 35 яшьлек Екатерина Усачёваның хәлләре начарайгач, ул аларга 3300 метр биеклектәге вулканологлар йортына алып төшәргә булышкан. Ә төп төркем гид Андрей Мищенко арытаба вулканга менеп киткәннәр. Ике турист белән Иван вулканологлар йортына якынлашканда, гид Андрей Мищенко Иван белән рация аша элемтәгә чыга һәм төркемнең аска мәтәлүен хәбәр итә.  Иван, туристларны калдырып, рюкзагына спальниклар һәм палатка алып, бәлагә таручыларга ярдәм итәргә ашыга.

4158 метр биеклеккә (аска мәтәлгән төркем шул ноктада була) иңнәренә авыр рюкзак аскан (биеккә менгәндә һәр грамм авырлык исәптә) Иван берничә сәгать менә. Туристлар янына барып җиткәч, 3 альпинистның һәлак булуы, гид Андрей Мищенконың аяклары сынганлыгы ачыклана. Исән калу өчен көрәш башлана, тик...

Иван лагерь оештыра, палатка куя, имгәнгән кешеләргә беренче ярдәм күрсәтә. Әмма салкында төн кунулар үзен сиздерә. Хәлсезләнгән туристларның барысы да төнне  исән-имин үткәрә алмый. Тәүдә үлүчеләр саны 4 кеше була, аннары 6, 8... Гид Андрей да күзләрен мәңгелеккә йомгач, Иван коткаручылар килергә тиешле вулканологлар йортына төшә башлый.

Ярдәмгә килгәндә исә, Ключевская Сопкадагы начар һава торышы коткаручыларга тиз арада килергә комачаулый. Бары тик дүртенче тапкырдан гына вертолет 1663 метр биеклектә (ә каза күрүчеләр 3300 һәм 4158 метр биеклектә булган) утыра алган.

Интернетта Иван героймы-юкмы дигән бәхәсләр куера. Һәлак булучылар бик кызганыч, әлбәттә. Гомумән, мондый катлаулы маршрутта 10 кешегә ике гид кына аз. Кагыйдәләр буенча 1 гидка өч турист туры килергә тиеш икән... Шулай да Иван Алабугин белән төрле илләрдәге төрле биеклекләргә менгән альпинистлар аны тәҗрибәле, үз эшен яхшы белгән инструктор буларак бәяли. Туристларның саны күп булуы компаниядән инде анысы, фирма күбрәк керемне кайгырткан. Мәрхүм Андрей Мищенконы да, кул һәм аяк бармаклары 1-2 дәрәҗәдә туңган Иван Алабугинны да үз эшенең  профессионаллары иде дип искә алалар аларны якыннан белүчеләр. Ә бәхетсез очракка кем дә тарый ала, диләр...

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: