Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
6 сентябрь 2022, 10:50

Яшәү очсызланган, ди...

Шулай да була микән? 

chita.gks.ru
chita.gks.ru

Росстат көн күрер өчен җитәрлек товарлар һәм хезмәтләр җыелмасының хакын исәпләп чыгарган. Белгечләр 2022 елның июленә булган хаклардан чыгып санаган.

Башкортстанда көн күрер өчен аена 18 411,6 сум кирәк икән. Бу – аннан алдагы ай белән чагыштырганда 0,7 процентка, ягъни 122,4 сумга азрак.

Ил буенча алганда, бер айга җитәрлек товарлар һәм хезмәтләр җыелмасы уртача 19 968,9 сум дип бәяләнгән. Идел буе федераль округы өчен бу сан – 18 043 сум.

Иң кыйммәтле җыелма Чукотка автоном округында: биредә аның хакы 32 220,4 сумга баса. Иң түбәне – Мордовиядә: 17 073,2 сум.

Росстат кулланучылар товарлары һәм хезмәтләре җыелмасының хакын ай саен исәпләп тора. Бу халыкның сатып алу мөмкинлеген билгеләү өчен кирәк. Җыелма бәясен төзегәндә азык-төлек, коммуналь хезмәтләргә түләү һәм яшәү өчен кирәкле иң мөһим әйберләр хакы исәпкә алына.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: