Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
5 сентябрь 2022, 11:29

Студент булып китү җиңелме?

Йокылар туймый торган мәл җитте...

medvedev.ru
medvedev.ru

Чебешләрне көз саныйлар дигәндәй, студентларның да исәбе көзен билгеле була. “Югары уку йортларына кабул итү саннары елдан-ел үсә. Соңгы биш елда саннар 42,5 процентка артты. Быел ул 14374кә җитте”, – ди республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин. Соңгы мәгълүматлар буенча, быелгы кабул итү кампаниясендә республика вузларына 160 меңнән күбрәк гариза тапшырылган. Бу узган елгыдан 8,4 процентка күбрәк дигән сүз.

Әле вузларга кабул итү рәсми тәмамланмады. Кайсыбер белгечлекләргә документларны 1 ноябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин. Шулай да. якынча нәтиҗәләр буенча, 12 меңнән артык абитуриент студентлар сафына алынган. Аларның 1200дән күбрәге максатлы юнәлеш буенча белем алачак. Ә 1 мең тирәсе – укырга дип чит илләрдән килүчеләр.

Әйткәндәй, быел Башкортстанда иң популяр югары уку йорты дип Уфа дәүләт авиация техник университеты танылган. Министр әйтүенчә, әлеге уку йортына, уртача алганда, бер урынга 19 кеше дәгъва иткән. Икенче урында Уфа дәүләт нефть техник университеты килә: бер урынга – 17 кеше. Өченчелектә – Башкорт дәүләт педагогия университеты: бер урынга – 14 кеше.

Әлбәттә, абитуриентлар бюджет урыннарга эләгергә тырыша. Ни дисәң дә, түләп уку – шактый чыгымлы. Быел иң күп бюджет урыннары түбәндәге юнәлешләр буенча булган: мәгариф һәм педагогия фәннәре (2356 урын), клиник медицина (1784 урын), гамәли геология, тау, нефть һәм газ эше, геодезия (955 урын), машина төзү (895 урын), информатика һәм исәп техникасы (849 урын).

Бюджет урыннарына үтә алган абитуриентларның Бердәм дәүләт имтиханнарының уртача баллы 64тән 74кә кадәр булган.

Эшче белгечләр артырмы?

Замана үзгәреп, заң үзгәргәч, эшче һөнәрләрнең абруе кими төште. Шуңа урта белем бирүче уку йортларына керүчеләр саны да азайды. Чыгарылыш укучыларының күбесе, киләчтә сайлаган һөнәрләре кирәкме, әллә юкмы икәнлеген төптән уйлап тормастан, югары уку йортына керергә омтылды. Нәтиҗәдә бүген юристлар һәм икътисадчылар саны буа буарлык, ә кулына корал тотып эшләрлек белгечләрне көндез шәм яндырып та эзләп табарлык түгел.

Эшче белгечләргә кытлык еллар үткән саен үзен ныграк сиздертә. Моны инде югары даирәләрдә дә таныйлар. Урта белем бирүче уку йортларына ярдәм итү, аларның абруен арттыру кирәклеге турында фикерләр ешрак яңгырый. Әмма урта белем алырга баручылар да әлегә күбрәк IT-өлкәсен, юриспруденция кебек юнәлешләрне сайларга тырыша.

Быел урта махсус уку йортларына барлыгы 60410 гариза тапшырылган, аларның күбесе – 9нчы сыйныфны тәмамлаучылардан. Иң зур конкурс информатика һәм исәп техникасы буенча булган: бер урынга – 49 кеше, юриспруденция буенча – 26 кеше, сервис һәм туризм буенча – 17 кеше, электроника һәм радиотехника буенча – 15 кеше.

Кабул итү кампаниясе тәмам. Абитуриентларны 65 һөнәр һәм 124 белгечлек буенча укырга алганнар. 22637 кеше бюджет урыннарга эләккән. Айбулат Хаҗин әйтүенчә, бүгенге икътисади шартларда техник юнәлеш, медицина, төзелеш, энергетика һәм IT-өлкә буенча бюджет урыннарын арттыру эше бара.

Август ахырында Башкортстан премьер-министры Андрей Назаров хөкүмәттә үткән утырышта эшче һөнәрләрне әзерләү мәсьәләсен күтәрде. Аның әйтүенчә, бүген урта һөнәри белемнең абитуриентлар арасында абруе арта башлады, ә эшче һөнәрләрне яшь буын аңлы рәвештә сайлый.

“Урта һөнәри уку йортлары саны буенча Башкортстан ил төбәкләре арасында алдынгыларның берсе булып тора. Аларда 104 меңнән күбрәк кеше укый. 139 белгечлек һәм 81 эшче һөнәр буенча кадрлар әзерләнә. Колледжларга укырга керергә теләүчеләр саны ел саен арта”, – диде Андрей Назаров.

Аның сүзләренчә, һөнәри белемне модернизацияләү елы кысаларында урта белем системасын үстерүгә зур игътибар бүленә. Мәсәлән, урта һөнәри белем буенча республика советы булдырылган, 2022-26 елларга урта белмене үстерү стратегиясе расланган.

Айбулат Хаҗин хәбәр итүенчә, урта белем бирүче преподаватель һәм укыту мастерларына ел саен һәрберсе 690 мең сум күләмендә 10 грант бирү күзаллана.

Дәүләт техникум-колледжларга йөз белән борылса, киләчәктә эшче һөнәрләр мәсьәләсе дә хәл ителер дип ышанасы килә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: