Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
4 сентябрь 2022, 21:01

Төзелеп тә бетмәгән юлда кеше сыярлык ярыклар

Каян барлыкка килгән алар? 

Видеодан скриншот
Фото:Видеодан скриншот

“Башкиравтодор” акционерлык җәмгыятендә Караидел районында төзелүче Бөре – Тастүбә – Сатка юлында кеше сыярлык ярыклар ни сәбәпле хасил булуын аңлатканнар.

Предприятиенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2020 елда бу участокта өю ярдәмендә 12 метр биеклектә юл өлеше төзелгән.

“Мондый юл өлешләре үзлекләренең берсе – аларның озак “утыруы”. 2021 елда юлның бу өлешендә асфальт түшәлмәде, чөнки белгечләр юлның буеннан-буена шундый җитешсезлекләрне бетерә иде. Аннары, откослар таш материалдан ныгытылды. Быел  юл “киемен”, нигезне һәм асфальт-бетон катламнарын салдык. Әле белгечләр, юлның бу өлешен тулысынча ябып, дефектны бетерү өстендә эшлиләр.

Аның барлыкка килү сәбәбен өелгән катламнардагы җирле грунт үзенчәлекләрендә күрәбез, өелгән катламның “утыру” вакыты проект күзаллаганга караганда күбрәк вакыт таләп итте”, – ди “Башкиравтодор” акционерлык җәмгыятенең матбугат сәркатибе Марсель Байдәүләтов. 

Видеосы монда

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: