Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
30 август 2022, 16:40

Песи балалары төшкән дневник булмасын

Ә сез ничек уйлыйсыз?

maxi-land.ru
Фото:maxi-land.ru

Курганда  бер мәктәп укучыларына  дәүләт символикасы төшерелгән көндәлекләр сатып алырга кушканнар. Ә менә тышларында песи балалары һәм супергеройлар сурәтләнгән дневникларны хәтта башлангыч сыйныфларда тыйганнар. Бу гадәти булмаган таләпне ата-аналарга Белем көне уңаеннан оештырылган җыелышта әйткәннәр. “Песи балалары һәм суперменнар төшкән көндәлекләр ярамый. Беренче сыйныфка сатып алган булсагыз ярый инде, ә менә икенче сыйныфтан  барысы өчен дә катгый таләп – бары тик РФ символикасы төшерелгән булсын”, – дип җиткерә бер ана мәктәп таләбен.

Ә менә төбәкнең мәгариф буенча департаментында мәктәп көндәлекләренең тышлары буенча бер киңәш тә бирмәүләрен ассызыклыйлар.

 Дәүләт Думасының фән һәм югары белем буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Олег Смолин бу идеяне тәнкыйтьләп чыккан. Депутат фикеренчә, уку йортларында “нинди дә булса ирек” калырга тиеш.

Смолин сүзләренчә, мондый карар өчен туры нигезләр юк. “Әлбәттә, бу карар патриотик тәрбия бирүне көчәйтүдән тугандыр. Хәзер атна саен флаг күтәреләчәк, гимн яңгыраячак, “мөһим нәрсәләр турында” дәресләр дә булачак”, – ди ул.

Канцелярия товарларының бер төрле булу фикере мәктәп җитәкчелегеннән киләдер дигән фикердә депутат. Смолинның фикере болай яңгырый:  “Балаларның көндәлекләре нинди булырга тиешлекне дә закон нигезендә билгеләргә кирәктер дип уйламыйм”.

Ә чыннан да, кемнең хакы бар шундый таләпләр куярга? Мәсәлән, гап-гади көндәлек (махсус карап кайттым әле кибеттә) 60 сум тора иде. Ә менә дәүләт символикасы төшерелгәне – 120 сум. Аерманы сизәсезме? Әле ярый таләп ителгән көндәлекләр кибеттә булса. Ә бетеп китсә? Шәһәр буйлап, маршруткага акча бетереп шул көндәлекне эзләп йөрисеме? Мәктәпкә көндәлек кенә кирәксә иде ул,  канцелярия товарлары да шактый күп кирәк, алар барысы да кыйммәт. Кием-салым бәяләре дә тешләшә. Ә мәктәп көндәлек тышы “фәләнчә” булырга дигән таләп куя...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: