Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
29 август 2022, 11:30

Мәктәпкә җыену өчен күпме акча кирәк?

Сезнең дә кәшелүкләр йокардымы?

o-krohe.ru
o-krohe.ru

Август ахырына якынлашкан саен, гаиләләрнең кәшелүкләре юкара бара. Бу инде баласын мәктәпкә әзерләүче әти-әниләргә һәм хәтта ки кайсыбер картәти-картәниләргә дә кагыла. Чөнки сер түгел: бүген баланы мәктәпкә әзерләү шактый чыгымлыга төшә, шуңа картәни белән картәтиләр дә, пенсияләреннән өлеш чыгарып, оныкларын киендерешергә булышалар.

“Быелга мәктәп формасы алып тормасбыз, былтыргысы да ярар”, – диючеләрнең дә күп очракта кәшелүкләре бушый. Кайсыбер балалар тиз үсәләр, аннары хәзерге кием-салым я юганнан соң утыра, я тиз туза. Ә һәр ата-ананың, ни дисәң дә, үз баласын матур итеп киендерәсе килә. Өстәвенә, язу-сызу, портфель ише әйберләр дә кирәк. Җыя китсәң, алары да очсыз тормый. Гомумән, мәктәпкә әзерләнү чыгымнары ел саен арта бара. Мәсәлән, быел республикада яңа уку елына әзерләнү өчен чыгымнар уртача 18 процентка арткан.

Кайда очсыз?

Шунысы уйландыра: статистика саннарына күз салсаң, төрле мәгълүматка юлыгасың. Әйтик, SuperJob сервисы сораштырулары нәтиҗәсе буенча, быел башкалада ата-аналар мәктәп кирәк-ярагы сатып алу өчен уртача 11 мең сум тотына икән. Узган ел бу сумма 9300 сум тәшкил иткән. Чагыштыру өчен: 2020 елда ул 8500 сум булса, 2019 елда 8400 сум дип исәпләнгән. Әлбәттә, төбәккә карап, бу саннар үзгәрә. Аналитиклар августта үткәргән тикшерүгә ярашлы, уку елына әзерләнү өчен иң кыйммәт хаклар Мәскәүгә туры килә. Анда бу сан уртача 14300 сумга төшә. Санкт-Петербургта яшәүчеләр – 13100 сум, Екатеринбург халкы 12000 сум сарыф итә. Мәктәпкә әзерләнү өчен иң аз акча түләүчеләр Волгоградта (10200 сум), Воронежда (10400 сум), Пермьдә (11000 сум) һәм Уфада теркәлгән.

Миңа калса, әлеге саннар иң түбән бәяләрдән чыгып исәпләнгән. Чөнки баланы баштан аяк киендерәм дисәң, Уфада уртача хаклар күпкә кыйммәтрәк. Әле 2021 елда ил буенча малайларны мәктәпкә әзерләү – 19,6 мең сумга, кызларга кием сатып алу 22,5 мең сумга баса дип хәбәр иткән иде Росстат.

Беренче сыйныфка баручы сабыйларны мәктәпкә җыю тагын да кыйммәтрәккә төшә. Башкортстанстат белгечләре безнең республикада беренче сыйныфлар өчен минималь җыелма хакын исәпләп чыгарган. Иң кирәкле булган әйберләрне генә алганда да малайлар өчен уртача – 22889,56 сум, ә кызларга 27624,08 сум түләргә туры киләчәк. Белгечләр кызлар өчен күлмәк бәясен 1929 сумнан, малайлар өчен джемперны 1344 сумнан исәпләгән, портфельне 2636 сумнан алганнар.

Экономия ясап буламы?

Әлбәттә, аякны юрганыңа карап сузарга туры килә. Гаиләдә берничә баланы мәктәпкә әзерләргә туры килсә, ул юрганны кайсы якка тарткаларга да белмәссең. Мәктәп әйберләренең бәяләре “тешләшүенә” ата-аналардан зарлар көннән-көн арта башлагач, Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары хакларга күзәтү ясаячаклары турында әйткән иде. Әмма аларның мониторинг үткәргәннәрен көтеп утырырга вакыт калмады. Мәктәп ярминкәләрендә сайлау мөмкинлеге булганда һәм кибет челтәрләре ташламалар вәгъдә иткәндә, ата-аналар тизрәк форсаттан файдаланып калырга ашыга. Чөнки формага карата һәр мәктәпнең – үз таләпләре һәм, алдан хәстәрләп куймасаң, соңыннан тиешле төсен, кирәкле үлчәмен таба алмавың бар. Бүген республика буенча 54 мәктәп ярминкәсе эшли. Аларда костюм комплектлары 5 мең сум тирәсеннән башлана. Блузкаларны – 1 мең сумга, чалбарларны 1,5 сумга алырга була.

Чәч тасмалары һәм галстукларның хакы да “ничава”: матуррагын алам дисәң, 500 сумыңны чыгарып саласың. Спорт костюмы, алмаш аяк киеме дә кирәк. Шуңа бүген ата-аналар зур кибет челтәрләрендә була торган ташламалар чорын “тотып калырга” тырыша. Шулай ук интернет аша заказ ясаучылар, берләшеп күмәртәлеп сатып алучылар да бар.

Әйткәндәй, экспертлар әледән үк кирәк булмаган язу-сызу товарларын сатып алырга ашыкмаска киңәш итә. Чөнки сезон үткәч, кибетләр гадәттә сентябрь-октябрьдә калган товарларга ташлама ясый.

Шунысын да әйтеп китик, быел язын дөнья чуала башлагач, акчасы булганнар алдан ул мәктәп кирәк-яракларын хәстәрләгән. Кайсыберәүләр, “кәгазь кыйммәтләнгәч, көзен дәфтәр бәяләре дә артырга мөмкин” дип, күпләп канцтоварлар сатып алып куйган. “Чек Индекс” ресурсы аналитиклары әйтүенчә, җәй башында канцелярия сату күрсәткече, узган елларның шул ук чоры белән чагыштырганда, 61 процентка арткан. Дәфтәрләрне сату күләме 88 проценттан күбрәк булган. Ә мәктәп блузкалары һәм күлмәкләрен сату күрсәткече хәтта 290 проценттан артып киткән.

Әле мәктәп киемнәренә хаклар былтыргыдан әллә ни аерылмый дисәләр дә, уртача чекның 20 процентка артуы гаиләләрнең бәкәленә сизелерлек суга шул. 

Ә сез мәктәпкә әзерме? Сер булмаса, күпмегә басты?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: