Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
26 август 2022, 18:22

Балалар яхшы кием кисен, дисәк...

Балалар товары җитештерүчеләр очрашты.

https://pravitelstvorb.ru/ru/
https://pravitelstvorb.ru/ru/

Балалар товарлары индустриясе предприятиеләре ассоциациясе Башкортстанның Сәнәгать, энергетика, инновацияләр министрлыгы һәм төбәкнең балалар товарлары җитештерүчеләре белән берлектә фикер алыштылар.

Очрашу “Гаилә һәм балачак дөньясы” форумы кысаларында үтте. Түгәрәк өстәл артына җыелучылар балалар товарлары индустриясен үстерүгә ярдәм чараларының “Юл картасы”н төзү кирәклеге турында белдерде.

“Безнең балалар яхшы уенчыклар белән уйнарга, сыйфатлы кием кияргә тиеш дип әйтәбез. Ләкин моның өчен сыйфатлы товар җитештерергә кирәк. Шуңа килешеп эшләү мөһим”, – диде Ассоциация президенты Антонина Цицулина.

Очрашуда “Яңа туган сабыйларга бүләк” һәм мәктәп формасы мәсьәләләре дә күтәрелде. Бигрәк тә соңгысы кызу фикер алышуга этәрде.

“Бездә бердәм мәктәп формасы кертүнең пилот проекты эшли. 34 районда бердәм мәктәп формасын кияләр. Мондый кием үрнәген республиканың бар мәктәпләренә дә кертү турында уйлыйбыз”, – диде Башкортстанның мәгариф министры урынбасары Инесса Косолапова.

Ә балалар киемен җитештерүчеләр үзләренең проектлары белән таныштырды. Алар өчен мөһим проблемаларга һәм ярдәм чараларына тукталды.



Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: