Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
22 август 2022, 19:18

Яңа уку елына әзерлек бара

Нинди мәсьәләләр беренчел?

Яңа уку елына әзерлек бара
Яңа уку елына әзерлек бара

Нинди мәсьәләләр беренчел?

 

Яңа уку елы башланырга санаулы гына көннәр калды. Соңгы әзерлек эшләре төгәлләнеп килә. Укучы балаларның иминлеген, хәвефсезлеген тәэмин итү иң мөһим мәсьәлә. Республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан белем бирү учреждениеләренә юл хезмәтләре әзерлегенә мониторинг үткәрелде, ә атап әйткәндә, транспорт агымы һәм төрле юнәлештәге җәяүлеләр агымы тоташкан урыннар тикшерелде.

Җәяүлеләр кичүенә төп таләпләр - 1.23 "Сак булыгыз - балалар" һәм 5.19 "Җәяүле кичү" юл билгеләре булу. Нәкъ менә шушы элементлар беренче чиратта тикшерелә. Башкортстанда гомум файдаланудагы автомобиль юллары янында уздырылган мониторингка ярашлы,  2659 мәктәп һәм балалар бакчасы бар. Шулардан бүгенгә 189 мәктәп һәм балалар бакчасы янындагы төбәк юлларында җәяүлеләр кичүләрендә “Җәяүле кичү” һәм балалар өчен юл билгеләре тиешле күләмдә куелган.

Муниципалитетларда 189 мәктәп һәм балалар бакчасының 154е асфальт-бетон өслекле юллар янәшәсендә урнашкан, аларда җәяүлеләр өчен кичү урыннарын урнаштырырга кирәк.

Юл билгеләре 142 мәктәп һәм балалар бакчасы янындагы җәяүлеләр кичүендә (яки 92 процент) ясалган. Калган 67 җәяүле кичүдә разметка 29 августка кадәр ясалачак", - диде бүген оператив киңәшмәдә республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры

Александр Булушев.

 

Фото:  school230.ru

Яңа уку елына әзерлек бара
Яңа уку елына әзерлек бара
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: