Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
9 август 2022, 10:43

Төрекләр нигә кичәге ипине ашамый?

Ә сез артып калган икмәкне нишләтәсез?

Төрекләр нигә кичәге ипине ашамый?
Төрекләр нигә кичәге ипине ашамый?

Ә сез артып калган икмәкне нишләтәсез?

 

Игеннәр өлгерде! Басуларда урып-җыю эшләре кызганнан-кыза. Башкортстан авыл хуҗалыгы тармагында бик зур уңыш җыеп алуга өмет итәләр. Амин. Үскән игенне бөртеген дә югалтмый җыеп алырга язсын. Икмәкнең хакы бар хәзер. Кибеттә кулланучылар өчен тәкъдим ителгәне төренә карап бәяләнә: 30 сумлык ипи сирәк очрый, якынча, 60-80 сум тора, 100 сумлыгы да бар. Әгәр бу бәяләр тир түгеп, зур физик көч салып үстергән игенчеләр файдасына булса, артык уйланып тормас идең, тик ашлык бәясе җир кешесен кинәндерерлек түгел. Аны арзанрак сатып алып, эшкәртеп, кыйбатрак сатучылар ота. Ите белән дә, сөте белән дә шул хәл.  

Сүз икмәк турында башланган иде. Аның кадере, ашалып бетмәгән икмәк турында бер-ике сүз язмакчымын!

 Әйтегез әле, дуслар, сез күпме икмәк кулланасыз? Гаиләгезне тукландыру өчен күпме икмәк кирәк, әйтик, тәүлегенә? Ә калган, искергән икмәкне нишләтәсез?

Калган икмәкне капчыгы белән, “чырт” та итми, чүплеккә чыгарып ташлаучылар да бар. Кемдер аяк астына ташлап киткән (кошлар ашата, имеш) икмәк кисәкләрен җыеп, читкәрәк салып киткәнем бар. Ә бер “акыллы баш” каләмдәшнең, китап битләре арасын икмәк йомшагы белән тазартуы турында укып, тәнкыйтьләп язып та чыккан идем инде.

Бүген һәр гаиләдә дә икмәккә сакчыл караш тәрбияләү гадәте юк. Икмәкнең сыйфатлы булуына да ышаныч җитеп бетми, чөнки, чынлап та, кайбер кешеләр ипине шулкадәр бозып пешерә... Ничек булса да, чүплеккә икмәк күпләп түгелә. Ул кеше аягы астына эләгә, машиналар тәгәрмәче астында сытыла... Ә арыш-бодайның һәр бөртеген югалтусыз җыеп алу өчен күпме көч, акча, техника, кеше акылы һәм сабырлыгы сарыф ителә...

Мөселман халкында ипигә сакчыл караш тәрбияләү борынгыдан килгән. Әмма үткәннәрдән ваз кичкәннәр күп. Ә менә Төркиядә соңгы биш елда шәһәр урамнарында менә шундый контейнерлар урнаштыра киләләр. Артып калган икмәкне шунда җыялар, чөнки төрекләр кичәге икмәкне ашамый. Әлбәттә, төче камырдан, май кушып ясалган ләвәшләр, булкалар тиз искерәдер. Ул колмактан ясалган чүпрәле икмәк түгел инде...

Бу эш халыкның күпме икмәк куллануын ачыкларга ярдәм итә икән. Димәк, артыгын пешермәячәкләр.  Чүп-чарны аерым җыярга өйрәнеп киләбез бугай инде, икмәк өчен контейнерлар бездә юк бугай әле, очратканыгыз юкмы?

Фото: alanya.bel.tr

 

 

 

Төрекләр нигә кичәге ипине ашамый?
Төрекләр нигә кичәге ипине ашамый?
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: