Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
9 август 2022, 11:43

Ачлык янамагае

Август дигәндә, җилдә чайкалып утырган алтын башаклы иген кырлары күз алдына килеп баса.

Ачлык янамагае
Ачлык янамагае

Табигатьнең — иң гүзәл, кешеләрнең исә мул иген уңышын сөенә-сөенә җыйган мәле. Быел да иген уңышы шатландырырга охшаган. Җәй явым-төшемгә бай булды, кояш та җылылыгын кызганмады. Бакчаларда мул яшелчә –җимешләр өлгерде, кайбер төбәкләрдә иген уңышын җыярга тотындылар.

Мәгълүматларга ярашлы, быел дөньяда Русия генә югары иген уңышын җыячак дигән фаразлар яңгырый. Экспертлар бәяләве буенча, 123тән алып 130 миллион тоннага кадәр ашлык җыюга өметебез бар. Бу санның 87,4 проценты — бодай.

2021 елда илдә 121,4 миллион тонна иген уңышы җыелып, шуның 76 миллион тоннасы бодай булды. Аның 35 млн. тоннасы экспортка озатылган. Быел исә чит илләргә 5 млн. тоннага күбрәк сату күзаллана. Берничә ел инде Русия дөньякүләм бодай сатучылар арасында 1 нче урынны били. Русиядән тыш, Евросоюз илләре, Канада, АКШ, Австралия лидерлар рәтендә тора.

Русия ашлык  уңышы җыеп алуга зур өметләр баглап, тыныч булса, кызганычка каршы, дөнья күләмендә бу мәсьәләдә хәлләр җитдирәк. Сәбәбе: быел күп илләрдә көчле эсселек аркасында корылык хөкем сөрде. Күп фермерлар мул иген уңышына өмет итә алмый. Азия илләрендә, шулай ук Марокко, Алжир, Сүрия, Ирак, Бразилия һәм Канадада —  көчле корылык. Евросоюзда иң куәтле иген җитештерүче Франция дә корылыктан җәфа чигә. АКШның төп авыл хуҗалыгы булып саналган Канзас, Техас, Оклахома штатлары басуларында кояш иген уңышын көйдергән. Ә менә Һиндстанда быел кояш шулкадәр аяусыз кыздырган ки, эсселек 50 градуска кадәр җиткән. Бу кадәр эсселеккә нинди иген уңышы чыдасын ди?!. Шуңа да быел бу илләр читкә ашлык сату турында түгел, ә үз халкын ничек туендыру хакында бүгеннән баш вата.

Аларның бу бәлаләре булачак уңышка нигез салына башлаган иртә яздан ук башланды. Билгеле булуынча, АКШ һәм Европа Украинада хәрби операция башлавы сәбәпле Русияне санкцияләр белән изә башлады. Русия дә аларга җавапсыз кала алмады: минераль ашламалар сату хакларын 2,5—3,5 тапкырга кадәр арттырды. Нәтиҗәдә, Евросоюз Русия чималын сатып алудан баш тартты. Билгеле булуынча, Русия азот ашламасы сату буенча дөньяда — беренче, калий һәм фосфор ашламалары сату буенча икенче урында  тора. Русия шулай ук чит илләргә күпләп аммиак, селитра, фосфат һәм күкерт сата.

Европа илләре Русиянең чит илләргә саткан ашламаларының 20 процентын сатып ала иде. Баштарак АКШта Русия ашламаларын сатып алудан баш тартырга җыенган иде, әмма бераздан аңардан киләчәк зыянны күзаллап бу уеннан кире кайтты. Ул ашламаны зарур товарлар исемлегенә кертте һәм сатып алуын дәвам итте.

Бүген күп илләрдә азык-төлек бәяләре артуы күзәтелә. Хәер, дөньяда азык-төлек кризисы соңгы елларда көчәйгәннән-көчәя. Моңа Көнбатышның Русияне санкцияләр белән изәргә тырышуы да  сәбәпче булса, икенче яктан уңайсыз климат шартлары проблеманы көчәйтә.

Экспертлар фаразларына ярашлы, әгәр Русия дөньякүләм минераль ашламалар базарыннан китсә, бер-ике ел эчендә дөньяда 780 миллион кеше азык-төлек кытлыгы кичерә башлаячак. Дөньякүләм азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасының баш икътисадчысы Максимо Тореро белдерүенчә, 2021 елда дөньяда 702 миллионнан алып 828 миллионга кадәр кеше ачлыкка дучар булган. “Быел исә, Украинадагы хәрби хәрәкәтләр аркасында бу санга өстәп 13 миллион кешегә тамагы туйганчы ашый алмау куркынычы яный”,—дип белдерә ул.

Русия властьлары исә дөньякүләм азык-төлек базарындагы хәлләр Украинадагы хәрби операциягә кадәр начарлана башлаган иде раслый. Русия президенты Владимир Путин белдерүенчә, дөньяда туйганчы ашамаучы кешеләр саны артуына Көнбатышның “талаучы колониаль сәясәте” гаепле.  Алар аркасында ашламалар җитешмәү мәсьәләсе туды, бу исә уңышның кимүенә китерде. “Бу тулысынча АКШ хакимияте һәм евробюрократия намусында”,—дип саный Путин. Ул Русиянең ашлык сатуны 50 миллион тоннага кадәр үстерергә һәм аларны ач кешеләр арту куркынычы янаган илләргә озатырга әзер булуын белдерде.

Халыкара азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы мәгълүматларына ярашлы, дөньяда иң ярлы булып саналган 50 илнең 30 проценты Русия һәм Украинаның ашлык озатуына бәйле. Быел дөнья икътисадының көрчеккә килеп терәлү куркынычы бар. Чөнки азык-төлек бәяләре артуы дөнья икътисадына зур хәвеф белән яный. Бәяләр бай тормышта яшәүче илләрдә дә артачак. Мәсәлән, Евросоюзның 19 илендә куллану хаклары 8,6 процентка сикергән. Бу — Евросоюз өчен рекордлы күрсәткеч.

Хуш, дөнья илләре бер-берсенә булган ачуларын басып, акылларына килеп, бер-берсенә санкцияләр атышудан туктадылар да ди. Әмма табигать — климат шартлары белән килешү төзеп булмый бит. Дөньяда эсселек елдан-ел ныграк хөкем сөрә. Бусы кире каккысыз дәлил. Корылык аркасында җирләр дә елдан-ел ярлылана бара. Әнә Италиянең чирек өлешенә, ягъни 28 процент җиренә, бүгеннән чүлгә әверелү куркынычы яный. Италиядә эсселек 40 градуска кадәр җитә, хәтта узып та китә. Су җитмәү сәбәпле аның 30 процент авыл хуҗалыгы җитештерүенең һәм терлекчелегенең яртысы куркыныч астында калган.

Гомумән, туфрак ярлылануы бөтен дөнья буенча күзәтелә. Дөнья галимнәре бу җәһәттән 38 илнең 255 төбәгендә мәгълүмат җыйган. Алар бөтен дөнья буйлап: Австралия, Кытай, Бөек Британия һәм АКШта туфракның тиз ярлылануын, эрозиягә бирешүен ачыклаганнар. Шуңа галимнәр чаң кагып, чарасын тизрәк күрергә чакыралар.

Бүген кешелек дөньясы каршында зур бурыч — азык-төлек мәсьәләсен уңышлы чишү бурычы тора. Аны бергәлектә уртак көч һәм тырышлык салып кына чишеп буладыр. Аллаһы Тәгалә исә кешелекне ачлык белән сынамаса иде...

 

Фото: ink-project.ru

          

    

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: