Уйланырга урын бар
7 август 2022, 13:19

Картагыздан сездән башка кем акча алала?

"Беркем дә" дип уйлаучылар ялгыша...

Ә.Бикмурзина.Ә.Бикмурзина.
Фото:Ә.Бикмурзина.

Сезнең картадагы акчаны банк, суд приставлары, салым инспекциясе яки банкка башкару кәгазе белән мөрәҗәгать иткән очракта, бурыч түләттерүченең алырга хакы бар. «Парфенон» Берләштерелгән юридик үзәк компаниясенең әйдәп баручы юристы Павел Уткин «Прайм» агентлыгына шулай дип белдерде.

Банк, клиент белән килешү буенча, хезмәтләр яки кредит түләүләре өчен аннан автомат рәвештә акча алырга мөмкин. Моннан тыш, Федераль суд приставлары хезмәте дә суд карары һәм башкару кәгазе нигезендә картага беркетелгән счеттан акча алуның инициаторы була ала.

Әгәр салым бурычыгыз бар икән, салым инспекциясенең дә счетыгыздан сезнең рөхсәттән башка гына акча алырга хакы бар. Моның өчен аның суд карары һәм башкару кәгазе булырга тиеш. Шул ук вакытта, бурычлы затка карата башкару кәгазе булган теләсә кайсы гражданин, акча алуны сорап, банкка мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать итә ала. «Әгәр дә гражданин бурычлы затның акчасы кайсы банкта саклануын белмәсә, суд приставларына мөрәҗәгать итә ала», - дип сүзен төгәлләде юрист.

Чыганак: "Татар-информ"

Читайте нас