Уйланырга урын бар
4 август 2022, 08:24

Җиләк-җимеш күпме үстерелә?

Быел илебездә җиләк-җимеш уңышы шатландырырлык.

Җиләк-җимеш күпме үстерелә?Җиләк-җимеш күпме үстерелә?
Җиләк-җимеш күпме үстерелә?

Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, аграрийлар 8,8 мең тонна җиләк-җимеш җыйган да инде. Бу үткән елга караганда 1,4 тапкырга күбрәк. Шуларның 4,2 мең тоннасы нигездә бакча җиләге булса, 4,6 мең тоннасы татлы чия, абрикос кебек төшле җимешләр.

Дәүләт ярдәме күрсәтелүе сәбәпле шундый уңышка ирешелгән. Бакчачыларга күпъеллык җиләк-җимеш үсемлекләрен карау һәм тәрбияләү өчен, АПК объектларын булдыру чыгымнарны компенсацияләү һ.б. төрле ярдәмнәр күрсәткән.

         Әлегә гомум уңышның күпме булачагы төгәл билгеле түгел, чөнки әле уңыш җыю эшләренең кызган мәле генә. Әлеге вакытта илнең үзәк төбәкләрендә бакча җиләге эшләре бара, ил көньягында исә кура җиләге җыялар. Беренче тапкыр Мәскәү өлкәсендә, Воронеж һәм Калиниград өлкәләре теплицаларында үстерелгән кура җиләкләре пәйда була башлаган. Әйткәндәй, илдә теплица хуҗалыгы никадәр дәрәҗәдә уңышлы үсешеп китәр — әлегә белгечләр бу хакта әйтергә алынмый.

         Соңгы 5 елда Русиядә оешкан җиләк-җимеш продукциясе җитештерү 65 процентка арткан. Русия Җиләк союзы бәяләвенчә, соңгы 3 — 4 елда җиләк уңышы 1,5 тапкырга арткан. Былтыр исә 1,43 млн. тонна җыелган һәм бу сан рекордлы дәрәҗәдә дип атала.  Авыл хуҗалыгы министрлыгы бәяләмәсе буенча, быел уңыш 1,5 млн. тонна булыр дип көтелә. 2030 елга исә җиләк-җимеш җитештерү 2,2 млн. тоннага кадәр җиткереләчәк дип планлаштырыла. Бүген безнең ил үз ихтыяҗының 40 процентын гына үстерә, Азык-төлек иминлеге доктринасына ярашлы исә бу күрсәткеч 60 процент булырга тиеш.

         Бүген Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы санкцияләр басымы һәм логистик чикләүләр шартларында импортны алыштыруда эшләрне тизләтү бурычын куйган.

Фото: vsegda-pomnim.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас