Уйланырга урын бар
28 июль 2022, 05:00

Асылыкүл зары

Республика энҗесе саналган бу күл кемнәр өчендер  кесә калынайту  чарасына әверелгән түгелме?

Асылыкүл  зарыАсылыкүл  зары
Асылыкүл зары

Республикабызда карап, сокланып, җан һәм тән рәхәте алып туймаслык искиткеч күркәм урыннар бихисап. Андый урыннарны “Башкортостанның йөзек кашы” дип атарга булыр иде. Ләкин тиешле игътибар һәм контроль булмаганлыктан, кайсыберләре “йөзек кашы”ннан  “мунча ташы” дәрәҗәсенә төшеп бара дисәк тә, хата булмас. Бу бәяләмә күлләргә дә карый. Җирле халыкта – тирән  борчылу, читтән ял итәргә килүчеләрдә – башта чиксез гаҗәпләнергә, аннары гаҗизләнергә мәҗбүр  иткән урыннарның берсе –  Асылыкүл.  Бирегә ял итәргә өметләнеп килгән кешеләрнең өметләре акланамы соң?

      Менә берничә ел инде  Дәүләкән районында урнашкан Асылыкүлнең торышы буенча чаң кагалар. Биредә проблемалар хәттин ашкан: беренчедән, күл елдан-ел ныграк саегая, икенчедән, җәйге ямьле  айларда бирегә ял итәргә килүчеләр күл тирәли яр буйларының чүп-чар оясына әйләнүенә, үләннең чабылмавына, бәдрәфләр булмауга, шакшылыкка зарлана. Шулар белән беррәттән, “аеруча сакланучы табигать паркы” статусы алган Асылыкүл территориясенә керү түләүлегә әйләнде: җан башына – 250 сум, бер машинага – 90 сум.  “Табигать паркы булгач, нигә чисталык, тәртип, ял итәргә шартлар тудырмыйлар?” “Нәрсә өчен мондый акча түлибез?” дип аптырыйлар  ял итәргә килүчеләр.

                         “Бу хәл белән нишләргә?”

      Асылыкүлнең аяныч хәле турында республика җитәкчелеге дә,  ниһаять, хәбәрдар. Кешеләрнең шулкадәр зарланулары  югарыдагыларга да барып иреште. Бу атнада хөкүмәттә үткән киңәшмәдә тагын Асылыкүл турында сөйләшү булды. Төбәк Башлыгы Радий  Хәбиров  Экология министры Нияз Фазыловка күлнең саегуын туктату буенча чаралар күрергә кирәклеген ассызыклады. “Асылыкүл буенча борчулы сигналлар күптән килә. Саегу да җитди. Бу хәл белән нишләргә? Сәбәпләрен аңларга кирәк”, - диде Радий Хәбиров һәм республика хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаровка бу хәлне контрольгә алырга кушты.

      Асылыкүлнең аеруча сакланучы табигать территорияләре категориясенә керүе  турында әйткән идек инде, 1965 елдан ул – республика әһәмиятендәге табигать һәйкәле. Кызганычка каршы, соңгы тугыз елда күлдәге су дәрәҗәсе бер метрга диярлек кимегән, күлне камыш баса. Биредә ял итүче халыкның суда һәм яр буйларында үзләреннән соң  күпләп чүп-чар калдыруы аркасында Асылыкүл зыян күрә –  чүп-чар күлне су белән туендырып торучы юлларны каплый,  нәтиҗәдә сулыкның туклану балансы бозыла.

     Күл саегуының тагын бер сәбәбе – 70нче елларда Берказан сазлыгын киптерү. Бу үз чиратында табигый тигезлекне бозуга китергән – Асылыкүл белән сазлык бердәм экосистема барлыкка китерә иде бит.

     Югарыда Асылыкүл территориясенә керүнең түләүле булуы турында да әйттек. Бу җәһәттән дә зарланулар бик күп. Шушы көннәрдә республика районнарының берсендә яшәүче Егор исемле ир-ат күл биләмәләренә керү тарифларының сәерлегенә аптырап язган. Аның әйтүенчә, түләгәннән соң аңа чек бирүдән баш тартканнар.

      “ Югары Сәет авылы ягыннан күлгә якын куелган будка да сорау тудыра, - дип язган ул. – Күлдә су керү – 350 сум. Ягъни, мәсәлән, будка куярга да, җирле халыкны “савып ятарга” мөмкинмени?” Бу нәрсә, территория басып алумы? Чек бирүдән баш тарталар. Бу законсыз эшкуарлык эшчәнлеге алып баруга охшаган. Балык тоту турында монда сүз дә бармый...”

       Бу сүзләргә район хакимияте дә җавапсыз калмаган. “Югары Сәет авылы янында сулык арендага бирелгән, балык тотарга да ярый. Ул су керү өчен тәгаенләнмәгән. Территория хуҗалары белән элемтәгә керербез һәм түләү хакларын ачыкларбыз” – хакимият вәкиленең җавабы шундый булган.

     Шушы урында күптән түгел Асылыкүлгә барып кайткан танышымның сүзләре дә келт итеп искә төште: “Күлгә ял итәргә килгән өчен халыктан акча җыялар җыюын, әмма  анда чисталыкның, тәртипнең, комфортның “духы” да юк. Ул акчалар кая китә икән?”

            Чүплектә ял иткән өчен түләү – оят, диләр...

     Заманына ярашлы, зарлануларны, фикер алышуларны социаль челтәрләргә күпләп язалар. Аларның  ниндиләре генә юк. Күпләр Асылыкүлгә илтүче юлларның ябык – кеше  башына 250 сум түләгәннән соң гына үтеп булуы турында әйтә.

  • Быел Бурангол һәм Купояр авылларыннан борылып керә торган урыннарга да шлагбаумнар куйганнар. Күл янына барыйм дисәң, җан башыннан 250 сум түләргә туры киләчәк. Кешеләр ни өчен түләргә тиеш соң? Пычрак яр өченме? Уңайлыклар булмагангамы? Әллә су төбендәге пыяла ватыклары өченме? Хакимиятнең күл тирәли чисталык һәм тәртипне контрольдә тота алмавы аңлашылып тора, шуңа күрә, халык, әйдәгез, үз артыбыздан үзебез җыештырыйк. Асылыкүл – безнең байлык кына түгел бит, балаларыбыз байлыгы да, - дип язган берәү “Дәүләкәндә тыңланды” төркемендә үзенең аноним хәбәрендә.
  • Башкортстанның йөзе һәм байлыгы булган Асылыкүл, гафу итегез, просто помойка. Үзебез өчен дә, республика өчен дә оят. Помойкада ял иткән өчен түләү – бигрәк тә оят, - дип өстәгән үз фикерен Юля Леонова.
  • Әйе, кызганычка каршы, Башкортстан энҗесен юынтык су түгә торган урынга әйләндерделәр. Җитмәсә, халыктан күл буена килгән өчен хак алалар, яр буе зонасына машина куйган өчен штрафлар салалар. Ә билгеләр юк, - дигән Олег Толстыженко.
  • 250 сум түләп керерлек нәрсә бар соң анда? – дип сораган Руслан Файрушин.

       Мондый хакны – 250 сумны – 2021 елда куйдылар. Башкортстанның табигать парклары дирекциясе 6 июньдә “ВКонтакте” социаль челтәрендәге үз төркемендә республикадагы табигать паркларына керү хакларын түләү шартлары һәм тәртибе турында язып чыкты. Шуннан күренүенчә, “Зилим”, “Ирәмәл”, “Морадым тарлавыгы” табигать паркларына керү бәясе – 200, ә Асылыкүл белән Кандракүлгә керү хакы 250 сум булуы ачыклана. Билет өчен сайтта онлайн да,  табигать паркы территориясенә кергән урында контроль-үткәрү пунктларында да түләргә була, дип ачыклык керттеләр дирекциядә.

       Моңа кадәр аеруча сакланучы табигать территорияләре буенча дирекция җитәкчесе урынбасары Эдуард Талипов: “2020 елда Русия Федерациясенең карары дөнья күрде, шуңа ярашлы төбәк әһәмиятендәге аеруча сакланучы табигать территорияләренә керү хакы эшкә сәләтле халык өчен яшәү минимумыннан 0,5% тәшкил итәргә тиеш”, - дип аңлатты. Әлеге яшәү минимумын күз уңында тотсак, бу җан башына якынча 66 сум дигән сүз. Ә Асылыкүл белән Кандракүл табигать парклары хакимиятләре: “ Бер кешегә – 250, махсус җиһазланган машина кую урыннары һәм причаллардан файдаланган өчен 90 сум”, - дип белдерде.

                                  Ә кемнәр бушлай ял итә ала соң?

      Бу мәсьәләнең икенче ягы да бар. Русия Федерациясе Су кодексының 6 маддәсенә ярашлы рәвештә, һәрбер гражданин гомум файдалануда булган сулыкларга түләүсез, бернинди чикләүсез үтә  ала. Ярда иркенләп ял итәргә, һәвәскәр балык тоту белән шөгыльләнергә мөмкин.

      Тыюлар федераль яки төбәк законнары белән, яр буйларында махсус билгеләр белән билгеләнеп куелырга мөмкин.

     Җиһазландырылган пляжларның хуҗалары күрсәтелгән хезмәтләр өчен генә түләүне таләп итә ала: мәсәлән, ятаклардан, элмәләрдән, бәдрәфтән файдаланган өчен. Әмма кеше болардан файдаланмаска да мөмкин. Әгәр ял итүчедән пляжга килгән өчен түләү таләп итәләр икән, су янына якын килергә комачаулаучы койма да куелган булса, боларның барысын да камерага төшерергә кирәк.

       Әмма! Югарыда санап үтелгән кагыйдәләр аеруча саклана торган табигать территорияләрендә  урнашкан пляж зоналарына кагылмый. Биредә акча ял итүчеләрдән РФ һәм БР хөкүмәтләренең гамәлдәге законнары һәм карарлары нигезендә алына. Шул ук вакытта кагыйдә саклана торган зоналар чикләрендә урнашкан торак пунктларда яшәүчеләргә кагылмый, монысын да онытмаска кирәк.  Бу категориягә “Асылыкүл” табигать паркы да керә.

    Түләү бер мәртәбә түләнә. Билет сатып алганнан соң, территориядә күпме телисең, шулкадәр ял итәргә була.  Балалардан, пенсионерлардан, күп балалы ата-аналардан, аз керемле гражданнардан, сугыш ветераннарыннан, инвалидлардан  акча алмыйлар, әмма льготага хокук булуны документ белән расларга кирәк.

      Башкортстанның табигать парклары дирекциясендә җыелган акчалар территорияне төзекләндерүгә, биотуалетлар һәм кием алыштыру бүлмәләрен урнаштыруга, чүп-чар җыештыруга, коймалар буяуга, ярларны, сулыкларның төбен чистартуга, шулай ук территорияне талпаннардан арындыруга сарыф ителә, дип ачыклык кертәләр. Әмма чынбарлык бөтенләй икенче төрле, диләр ял итәргә килүчеләр: монда аларны чүп-чар өемнәре, пычраклык, ис, чабылмаган үлән каршы ала.

      Чабылмаган үлән дигәннән, дирекция вәкилләре табигать паркларының күпчелек участокларында үләнне чабу тыела диләр. Сәбәбе – бер өлеше Кызыл китапка кертелгән, сирәк очрый торган үсемлекләрдә һәм җәнлекләрдә. Экосистеманы бозу аларга зыян салырга мөмкин икән.

           Менә шулай. Асылыкүл проблемасы бар, ул кискен һәм кичекмәстән хәл итүне таләп итә. Бу хакта республика җитәкчелегенең хәбардар булуы, ниһаять, хөкүмәт дәрәҗәсендә сөйләшүләр, киңәшләшүләр, проблеманы хәл итәргә тырышулар  сөендерә. Боз кузгалыр дип өметләник. Республика Башлыгы Радий Хәбиров  алдагы атнада күчмә киңәшмәне Экология министрлыгы вәкилләре белән бергә Асылыкүлдә үткәрергә планлаштыра.

                            Руфина Таҗиева.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас