Уйланырга урын бар
23 июль 2022, 05:17

Пластик: бер рәхәтнең мең бәласеме?

Пластик әйберләр кешелек тормышын күпкә җиләйтте, әмма...

lavkaremonta.rulavkaremonta.ru
lavkaremonta.ru

Антарктидада пластик кисәкчәләре булган кар яуган. Экспертлар әйтүенчә, бу кечкенә пластик бөртекләре зур бәла турында искәртә.

Кентербери университеты галимнәре Антарктида бозлыкларын микропластикка тикшерү өчен материалны 2019 ел ахырында ук җыя. Ул вакытта алар цивилизациядән ерак урында һава пычрак булырына үзләре ышанмый да хәтта. Ләкин, лабораториягә кайткач, 19 үрнәкнең барсында да пластик кисәкчәләре күреп шаккаталар.

Кар үрнәкләрен химик анализлар алымы белән тикшерәләр һәм микроскоптан карыйлар. Эрегән бер литр кар суына 29 фрагмент туры килгән. Алар арасында пластикның 13 төре ачыкланган. Иң күбе ПЭТ (полиэтилентерефталат) булган. Галимнәр фикеренчә, микропластик һавадан меңләгән километр ара үткән булырга мөмкин.

Антарктиданың иң чиста карында да микропластикның булуы дөньяның иң төпкел урыннары да пластик пычраклыгыннан азат түгеллеген дәлилли, ди тикшеренүчеләр. Алар әйтүенчә, микропластик организмнарның үсешен, үрчүен һәм биологик функцияләрен чикли, кешенең сәламәтлегенә начар тәэсир итә. Киңрәк масштабта алганда – һавада пластик кисәкчәләре булу аркасында кар һәм бозлар тизрәк эри башларга мөмкин, бу инде климат үзгәрүенә китерә дигән сүз. 

Әйе, пластик әйберләр кешелек тормышын күпкә җиләйтте. Бер елда кешелек йөзләрчә миллион тонна пластик эшләнмә ясый. Аннары, куллангач, чүплеккә чыгарып ыргыта. Бу әйберләр тиз генә таркалмый.

Тикшеренүләр әйтүенчә, пластик турыдан-туры тере табигатькә зыян салмый. Әмма туфракка эләккәч, пластик әйберләр вак кисәкчеләргә бүленә, шулай итеп алар әйләнә-тирәгә хлор, токсик яки канцероген кебек матдәләр тарата башларга мөмкин. Алар грунт суларына эләгә. Шулай ук бүген Дөнья океанына да ел саен дистәләрчә миллион тонна пластик калдыклары эләгә.

Бер сүз белән әйткәндә, бер рәхәтнең мең бәласе бу пластик.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас