

Ни кызганыч, кисәтүләр һәр көн диярлек кабатланып торуга карамастан, исерке килеш рульгә үрелү проблемасы һаман кискен булып кала. Агымдагы елның 6 аенда ЮХХДИ хезмәткәрләре 7 меңнән күбрәк исерек водительне тоткарлаган. Мондый водительләр аркасында иң күп аварияләр якшәмбе көн теркәлә икән. Кырын төягән ир-водительләр катнашлыгында 83 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан булса, 6 авариягә салмыш хатын-кызлар гаепле.
Бу атнада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исерек водительләр белән көрәшне көчәйтергә чакырды. “Исерек йөргән кеше кабахәт була ул. Исерек кеше тотылса, йөртү таныклыгы алынамы, эш ахырына җиткереләме – шуны карарга кирәк. Суд җәмәгатьчелеге белән дә киңәшмә уздырырга кирәк. Җәза мөмкин кадәр каты булырга тиеш”, – дип кисәтте ул.
Аның әйтүенчә, үткән ялларда, ЮХХДИ мәгълүматы буенча, 258 водитель эчкән килеш тотылган.
“Бу нормальномы? Бәлки, аларның эш урыннарына хәбәр итә башларгадыр. Үзләрендә кемнәр эшләгәнен белсеннәр. Анда, мөгаен, дәүләт хезмәтендә эшләүчеләр дә бардыр. Бар икән, шунда ук эштән “очсыннар”, – диде төбәк җитәкчесе.
Парламент рәисе Константин Толкачев: “Әгәр административ җәзаның тәэсире юк икән, ә җинаять җәзасы куркытмый икән, бу эшкә җәмәгать институтларын җәлеп итәргә кирәк, – ди. – Эш бирүче, коллектив мондый кеше турында белеп торсын. Эштә ышанычны югалту штрафлардан һәм водитель таныклыгын алдыртудан ныграк йогынты ясар, мөгаен”.
Ул бу юнәлеш буенча эш башлануын әйтте. “Мин юридик хезмәткә исерек водительләр турында аларның эш бирүчеләренә мәгълүмат җиткерү мөмкинлеген өйрәнергә куштым. Автомобиль хуҗасы өчен бер рюмка карьера һәм абруйны юкка чыгару белән янаса, бәлки, юлларда хәлләр яхшыга үзгәрер иде”, – диде Толкачев.
Республиканың дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Владимир Севастьянов үз чиратында: “Безгә битараф булмаган гражданнарның да ярдәме кирәк, – дип мөрәҗәгать итте. – Исерек водительне күрсәгез, 128 яки 02 телефон номеры буенча полициягә яки социаль челтәрләр аша хәбәр итә аласыз”.
Аның әйтүенчә, автомобиль руле артындагы исерек водитель – җинаятьче. Ул секундтан да кимрәк вакыт эчендә кешене үтерергә мөмкин. “Исерек хәлдә рульгә тотыныр алдыннан үзегез һәм якыннарыгыз турында уйлагыз”, – дип кисәтте Севастьянов.