Уйланырга урын бар
22 июль 2022, 07:05

Артыгын эшләп... үлгәннәр

Бу мәрхүмнәрнең җитәкчеләре нәрсә турында уйладылар икән?

Руфина Таҗиева Горобзор.руРуфина Таҗиева Горобзор.ру
Фото:Руфина Таҗиева / Горобзор.ру

Башкортстанда ике хезмәткәр йөзәр сәгать артык эшләү  нәтиҗәсендә үлеп киткән - Башкортстанның  дәүләт  хезмәт инспекциясе тикшерү үткәргән  һәм «Башавтотранс» һем «Северная Нива Башкирия»  оешмаларында хезмәткәрләрнең саулыклары начарлану сәбәпле, вафат булуын ачыклаган. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Уфада 29 мартта 39нчы маршрут буенча барган автобус контролеры-кассиры үзен начар хис иткән. Шофер ашыгыч ярдәм чакырткан, әмма медиклар килүгә 63 яшьлек хатын үлгән була  инде. Суд-медицина экспертизасы үлемнең сәбәбе “йөрәкнең хроник ишемик авыруы”  булуын күрсәткән.

Ачыклануынча, контролерны еш кына  аның ризалыгыннан башка  өстәмә сменаларга  эшкә җәлеп  иткәннәр.2021 елда ул 900  сәгать артыгын  эшләгән, бу сан 120дән артмаска тиеш. 2022 елның өч аенда  ханым 200 сәгать артыгын хезмәт иткән. Моннан тыш, ул  тугыз көн ялларсыз эшләгән...

Шулай инде, соңгы көннәрдә бигрәк тә эссе булды. Ялларсыз эшләгән ул контролер тынчу автобуста ничек чыдарга тиеш? Бик аяныч хәл.

Автор:Руфина Таҗиева
Читайте нас