Уйланырга урын бар
19 июль 2022, 11:53

Элис, Шанель, Сабриэль...

Сезнең балалар ни исемле?

yarsmi.ruyarsmi.ru
yarsmi.ru

Бүгенге яшь әти-әниләр балаларына колакка ятыш булмаган нинди генә исемнәр кушмыйлар: Шанель, Бьерн, Одиссей...

Узган 2021 ел да сирәк исемнәргә бай булган. Башкортстанда былтыр кайсыберләр улларына Богдан, Гавриил, Максимильян, Эдвард, Ярамир дигән исемнәр кушкан. Шулай ук Алистар, Авдей, Варсель, Велимир, Давлад, Ермак, Златан, Илларион, Корней, Натаниэль, Одиссей, Патрикей, Роланд, Сабриэль һәм Теодор исемнәрен кушучылар да булган.

Кызларга килгәндә, кайсыбер ата-аналар сабыйларына Азель, Ведара, Генриетта, Дэбора, Емельяна, Златица, Идона, Камәрия, Лавиния, Марфа, Николина, Одетта, Радлина, Савелия, Тейла, Шанель, Элис исемнәрен сайлаганнар.

Сезнең балаларда мондый исемнәр бармы?

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас