Уйланырга урын бар
18 июль 2022, 11:18

Бакалыдагы фаҗигане шәхсән контроленә алды + видео

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров 18 июльдә оператив киңәшмәдә Бакалы районында дүрт яшь кызның гомерен өзгән юл-транспорт һәлакәте сәбәпләрен ачыкларга кушты.

Бакалыдагы фаҗигане шәхсән контроленә алдыБакалыдагы фаҗигане шәхсән контроленә алды
Бакалыдагы фаҗигане шәхсән контроленә алды

18 июльгә каршы төндә исерек килеш руль артына утырган “Ауди” автомобиле водителе Бакалы авылы юл читендә берьюлы дүрт кызны үлемечле тапатты.

   — Коточкыч фаҗига булды. Мин бу хәлне шәхси контролемә алам. Гаепле җәзасыз калырга тиеш түгел, —дип белдерде Радий Хәбиров.

        БР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев белдерүенчә, үткән атнада төбәктә исерек хәлдәге 258 водитель тоткарланган.  Ел башыннан алып исәпләгәндә, 7,5 мең кеше тотылган. 98 водитель исерек хәлдә юл-транспорт һәлакәте ясаган.

        Башкортстан Башлыгы исерек водительләр өчен өстәмә профилактик чараларны һәм җаваплылыкны катылату буенча ведомствоара комиссия утырышын оештырырга кушты. Радий Хәбиров Бакалы районы хакимиятенә һәлак булган кызлар гаиләләренә кирәкле ярдәмне күрсәтергә кушты.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас