Уйланырга урын бар
15 июль 2022, 10:05

Әтидән моны көтмәгән идем...

   Институтны тәмамлаганнан соң шәһәрдә эшкә калдым. Район үзәгендә яшәгән әти-әнием янына еш кайтып йөрим.

Әтидән моны көтмәгән идем...Әтидән моны көтмәгән идем...
Әтидән моны көтмәгән идем...

   Институтны тәмамлаганнан соң шәһәрдә эшкә калдым. Район үзәгендә яшәгән әти-әнием янына еш кайтып йөрим.

   Моннан бер ай элек, авылда чакта, миңа эшем буенча тиз генә интернетка керергә кирәк булды. Әти миңа үз компьютеры аша керергә тәкъдим итте. Менә шунда мине шаккатырган хәл булды да инде: мин аның еш кына танышулар сайтына кереүен һәм анда бик тә “җанлы” язышулар алып баруын белдем.

   Миңа нишләргә икән? Әнигә барсын да сөйләп бирергәме, әллә әтинең үзе белән сөйләшеп караргамы? Бу нәрсә белән тәмамланыр? Моннан кемгә яхшырак булыр? Әллә берни дә дәшми калыйммы икән? Ләкин бит, ул чакта мин әти белән “килешкән” кеше булып чыгам, әнинең битенә төкергән кеше кебек...

Фото: kaspersky.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас