Уйланырга урын бар
15 июль 2022, 10:14

Мәктәпкә җыена башладыгызмы әле?

Бүген баланы мәктәпкә әзерләү өчен шактый акча кирәк...

vorle.ruvorle.ru
vorle.ru

Җәй уртасына да аяк бастык. Димәк, тиздән мәктәпкә әзерләнә башларга вакыт җитә.

Бүгенге заманда баланы мәктәпкә әзерләү өчен шактый акча кирәк. Хәзер балалар киеменең хакы өлкәннәрнекеннән ким түгел. Аннары, дәфтәр-каләмнәр бәясе дә югарыга үрмәләп тора. Шуңа гаиләдә берничә укучы булса, алдан ук барысын да хәстәрләп куюың хәерле. Бу уңайдан башкала кибетләрендә мәктәп ярминкәләре эшли башлады.

Ни кызганыч, республикада матди хәле мөшкел булган гаиләләр дә байтак. Аларда үскән балаларга мәктәп кирәк-яракларын әзерләүдә булышу өчен менә инде 12нче ел рәттән “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе оештырыла. Быел ул 1нче июльдән 31нче августка кадәр дәвам итә. Ошетыручылары – Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы белән “Гаилә” үзәге.

Мәктәп кирәк-яракларын “Гаилә”нең районара үзәкләренә, шәһәр һәм районнардагы бүлекләренә китерергә мөмкин. Хәйрия ярдәме әйберләре министрлык карамагындагы халыкны социаль яклау учреждениеләрендә исәптә торган гаиләләргә җәй ахырында тапшырылачак.

Аз тәэмин ителгән, күп балалы, тулы булмаган һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләрдә үсүче сабыйларга мәктәпкә җыенырга теләгән һәркем ярдәм итә ала. Моның өчен канцелярия товарлары, язу-сызу әйберләре, балалар иҗаты өчен җыелмалар сатып алырга кирәк. Портфель, мәктәп формасы, уку әсбаплары, нәфис әдәбият китаплары яңа булмаса да рөхсәт ителә, әмма аларның торышы яхшы булырга тиеш.

Акциягә кушылырга теләүчеләр Башкортстанның гаилә порталында тулырак мәгълүмат белән таныша ала. Сылтамасы  – www.семьярб.рф. Шулай ук “Гаилә” үзәкләренең бердәм телефоны аша да белешергә мөмкин. Номеры – 8-800-347-5000.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас