Уйланырга урын бар
15 июль 2022, 10:11

Хаклык талашкан вакытта туамы?

Бүген күпләребез кайнар бәхәсләр, талашлар сөйгән ярларның аерылышуына һәм гаиләне таркатуга китерә дип саный...

askgirls.ruaskgirls.ru
Фото:askgirls.ru

Бүген күпләребез кайнар бәхәсләр, талашлар сөйгән ярларның аерылышуына һәм гаиләне таркатуга китерә дип саный...

   Ләкин инглиз психологы Крайтон исә бу карашны катгый кире кага һәм бәхәсләрнең дә уңай яклары күп булуын күрсәтә. Мәсәлән:

   * Гауга чыккан вакытта кайчандыр әйтелми калган ризасызлык хисләре үзләреннән-үзләре юкка чыга, аларның күбесе исә тиз үк чишелешкә юл ала.

   * Талашлар, бәхәс вакытында күңелдәге шик, курку комплекслары дөньяга чыга. Аларны күз алдында ачыктан-ачык күргән кеше бу проблемаларның кайдан барлыкка килүен ачыклый ала. Һәм үзендә аларны хәл итәргә көч барлыгын тоя, үз-үзен көчлерәк, үзаллырак хис итә, үз-үзенә ныграк ышана башлый.

   * Күпләр гомерләре буена үз-үзләре турында дөрес фикергә килә алмый интегә. Менә шуның өчен дә бәхәс вакытында үз тавышыңа, сүзләреңә игътибарлырак булырга һәм читтән үзеңә партнерың күзләре белән карарга кирәк,- дип киңәш итә психологлар.

  • Кайнар бәхәсләр вакытында оста итеп бәхәсләшергә, үз фикереңне, үз сүзеңне әңгәмәдәшеңә җиткерергә өйрәнәсең. Бу исә бик зур осталык сорый. Гадәттә, бәхәсчеләрнең берсе икенчесеннән көчлерәк була. Кемгәдер бәхәс китереп чыгару берни дә тормаска мөмкин, ә кемдер аннан соң атна буена аңына килә алмый йөри...
  • Бәхәснең беренче билгеләреннән үк паникага бирелүчеләргә шуны онытырга ярамый: тормыш һәрчак каршылыклар белән тулган була һәм сез бәхәсләшкәннән генә дөнья җимерелми. Киресенчә, бәхәсләшеп алганнан соң сезнең партнерыгыз белән арагыз ачыграк һәм ихласрак төс алыр.
  • Фото: omolitvah.ru
Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас