

Эссе көннәрдә иң яхшы ял – әлбәттә, сулыклар буенда. Безнең төбәк бу уңайдан елга-күлләргә бай. Мәсәлән, күпләр Асылыкүл буенда ял итәргә ярата. Аны юкка гына “Башкортстан диңгезе” дип йөртмиләр. Әмма күл буена үтү өчен түләргә кирәк. Һәм аның хакы белән күпләр канәгать түгел. Алар үзләренең риза булмавын республика җитәкчесе Радий Хәбировның социаль челтәрләрендәге сәхифәләрендә дә калдыра.
“Әйтегез әле, зинһар: ничек инде үз халкыңны таларга була? Бүген Асылыкүлгә бардык. Үтү өчен акчалата түләргә яки онлайн күчерергә кирәк. Бер кешегә – 250 сум. Бер машинадан түгел, ә һәр кешедән! Терминал юк. Кемгә бара бу акчалар?” – дип канәгатьсезлек белдергән Светлана ханым.
Аңа кадәр К. Елена да бу хакта Радий Хәбировка мөрәҗәгать иткән иде.
“Өлкәннәргә дә, балаларга да бер хак – 250 сум. Шуңа өстәп, машина өчен аерым түлисең. Мин Купаяр авылында яшәдем, балачагым шунда үтте. Һәм бүген гаиләм, балаларым белән туган ягыма кайтып ял итү өчен мин һәр кешегә түләргә тиешмен. Искитмәле!” – дип аптыравын белдергән ул.
Акча җыюын җыялар, ә шул ук вакытта күлдә тәртип юк, дип бәян итә Елена: “Купаяр ягындагы яр балчыкта. Аяк белән бассаң, тезгә кадәр батасың. Аннан соң коточкыч ләм башлана. Акча түләттерәләр икән, яр буйларын балалар өчен булса да тазартсыннар. Югыйсә, халыкны талаган кебек килеп чыга. Зинһар, чарасын күрегез. Күлгә килүчеләр бай түгел. Акчалары юк икән, су да керергә ярамыймыни?”
Әлеге мөрәҗәгатькә Башкортстанның Экология министрлыгыннан җавап биргәннәр. Аңлатуларынча, Асылыкүл – аеруча сакланучы табигать территориясе һәм күлгә үтү өчен түләү хакы республика хөкүмәте карары белән билгеләнгән. “Кайсыбер категория гражданнар өчен ул бушлай. Ә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар, пенсионерлар, сугыш ветераннары һәм инвалидлар ташламалы хак белән куллана ала”, – диелә ведомство җавабында. Контроль-үткәрү постлары Купаяр һәм Яңа Тормыш авыллары ягыннан куелган.
“Җыелган акчалар тергезү эшчәнлеге өчен тотынылачак. Купаяр һәм Яңа Тормыш авыллары яклап биобәдрәфләр һәм чүп савытлары урнаштырылды. Территория кимерүчеләр һәм талпаннарга каршы эшкәртелде, күл төбе пыяла һәм ботаклардан тазартылды. Киләчәктә бу эшләр дәвам итәчәк”, – дип хисап биргән министрлык.
Балчыкка килгәндә, ел саен язлы-көзле аны табигать паркы территориясеннән чыгарып торалар. Ләкин аңардан тулысынча котылып булмый, чөнки “бу күл өчен ул табигый фактор”, дип аңлата экспертлар.
Әйе, бүген бар нәрсә акчага бәйләнгән заманда яшибез. Бер яктан, күлне тәртиптә тоту өчен акча кирәклеге аңлашыла. Әмма, икенче яктан уйлап карасаң, дүрт кешелек гаиләгә күл янына үтү өчен генә 1 мең сум калдыру, әлбәттә, аз түгел. Алтын урталык булырга тиештер бит?..