Уйланырга урын бар
12 июль 2022, 07:34

Эшче куллар картая...

Эшләүчеләр күбрәкме, әллә ашаучылармы?

man-malina.ruman-malina.ru
man-malina.ru

Элек авыл урамнарыннан кеше өзелми иде: күршегә дип кенә чыксаң да, ким дигәндә? берәр кешене очратасың. Хәзер ярты авылны урап кайтсаң да, беркем дә очрамаска мөмкин. Өлкәннәр инде пандемия чорыннан артык чыгып йөрмәскә күнекте шикелле, балалар исә планшет-телефоннардан аерыла алмый. Һәм, әлбәттә, авылларда кешеләр саны да кими.

Хәер, авылларда гына түгел, демография мәсьәләсе бар илгә хас. Әнә бит белгечләр 2023-24нче елларда илдә балалар туу саны нык түбән булмагае дип фаразлый. Ул иң авыр булган 1943-44нче еллардагы күрсәткечләрдән дә ким булмакчы. Бу фараз чынга ашса, соңгы 250 елда без демография чокырының иң төбенә төшәчәкбез дигәнне аңлатачак.

Кемнәр эшләр?

Балалар туу саны кимү бер проблема булса, икенчесе – эш яшендәгеләр азаю. Чөнки бүген эш башлаучы яшь буын – 1990-2000нче елларда туган балалар. Ә алар сан буенча күп түгел. Шуңа киләчәктә хезмәт базарының 60 проценты 40 яшь һәм аннан өлкәннәргә туры киләчәк икән. Ә 2030 елга бу күрсәткеч 1,9-3 миллион кешегә кимиячәк, дип исәпләп чыгарган Икътисадның югары мәктәбе демографлары. Аннары, пенсия яшенең арттырылуы да коллективларда өлкән яшьтәге хезмәткәрләр санын күбәйтә.

Бүген Русиядә эш яшендәгеләр саны – якынча 74 миллион тирәсе. Әйткәндәй, Росстат мәгълүматлары буенча, 2022 елның 1 гыйнварына безнең илдә даими яшәүчеләр саны 145 478 097 булган. Һәм халык саны буенча без дөньяда 9нчы урында торабыз. (Уйлану өчен кызык факт: соңгы җанисәпнең якынча мәгълүматлары буенча, 2021 елның 1 октябренә илдә 147,2 миллион кеше исәпләнгән).

Ә бит үз заманнында билгеле галим Дмитрий Иванович Менделеев 2000нче елга Русиядә 590 миллионнан күбрәк кеше яшәргә тиеш дип исәпләп чыгарган булган.

“Менделеев Бөек Ватан сугышы һәм коллективлаштыру революцияләре булачагын алдан күрә алмаган, – ди Икътисадның югары мәктәбенең Демография институты гыйльми хезмәткәре Никита Мкртчян. –  Безнең демограф, профессор Анатолий Вишневский да (гомере пандемиядә өзелде) “XX гасыр катаклизмнары булмаса, Русия бөтенләй башка ил булыр иде” дия торган иде. Халык саны да ике тапкыр күбрәк булыр иде.

Безнең исәпләүләр буенча, эш яшендәгеләр саны федераль округларның күбесендә, шул исәптән Идел буе округында да, кимиячәк. Бары Мәскәү һәм Санкт-Петербург төбәкләрендә, шулай ук Төньяк Кавказда гына артачак. Әйткәндәй, Кавказда яшьләр күбрәк, шуңа анда хезмәт базарында өлкән яшьтәгеләр саны 60 процентка җитмәячәк”.

Әйе, Кавказ төбәкләрендә гаилә кыйммәтләренә зур урын бирелә, анда балалар күп туу да – гадәти хәл. Бу күренеш бар илгә таралса, демографик проблема, бәлки, чишелер иде.

“Сабыйлар күп туу, әлбәттә, яхшы. Ләкин бу гына алдагы 15-20 елда хезмәт базарындагы хәлне үзгәртмәячәк. Чөнки әлеге проблемага безнең тарихта элек булган демографик чокырлар йогынты ясый. Чокырны я мигрантлар белән тулыландырырга, я үлем санын киметүгә ирешергә кирәк. Бездә көнкүреш һәм җинаять үлемнәре болай да югары иде, шуңа ковид та өстәлде... Пандемиягә кадәр 2030нчы елга гомер озынлыгын 78 елга кадәр җиткерү максаты куелган иде. Хәзер, ковид аяк чалу сәбәпле, моңа ирешү өчен озаграк вакыт кирәк булачак”, – ди эксперт.

Мигрантлар дигәннән, бүген безгә эшкә күбрәк Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Кыргызстаннан киләләр. Аларга бездә эшләү отышлы. Әмма соңгы елларда Үзбәкстанда икътисад алга китә башлады. Шуңа киләчәктә Казахстан белән Үзбәкстан, Урта Азия мигрантларын үзләренә җәлеп итә башлап, безнең көндәшләргә әйләнергә мөмкиннәр. Чөнки кыргызлар белән таҗиклар үзләренә якын булган казах һәм үзбәкләргә барырга тырышачак, дип фаразлый белгечләр.

Шуны да билгеләргә кирәк: демографлар сәнәгать алга киткән илләрдә дә эшче куллар картая дип нәтиҗә ясаган. Европа илләрендә бу хәл иртәрәк булачак, ә Япония, Кытай, Русия һәм Польшада чак кына соңрак. АКШ исә иммигрантлар агымы белән котылып килә.

Котылу юлы бармы?

Эшче куллар җитмәү мәсьәләсен мигрантлар белән дә капларга буладыр. Әмма бу гына демография проблемасын хәл итми.

Русиядә 1990нчы еллардан алып үлем күрсәткече тууныкын узып китә башлады. Бары 2013-15нче елларда гына халыкның табигый кимүе тукталып торган иде. Аннары янә аска тәгәрәде.

“2021нче елда илдә халыкның табигый кимүе 1 миллион кешедән артты. Хәтта миграция күрсәткеченең 350 мең кешегә артуы да моны каплый алмады. Нәтиҗәдә халык саны бер елда 692 мең кешегә кимеде”, – ди Федераль фәнни-тикшеренү үзәгенең Демографик тикшеренүләр институты директоры Сергей Рязенцев.

Бүген ил төбәкләренең нибары 7 процентында гына, атап әйткәндә, Тыва, Чечен һәм Ингушетия республикаларында гына халыкның табигый артуы күзәтелә. Халык артсын өчен бер хатын-кызга ким дигәндә 2,14-2,15 бала туры килергә тиеш. Мәсәлән, Тывада бер хатын-кызга 2,9 бала туры килә, дип аңлата демограф. Безнең республикада исә бу күрсәткеч 2гә тулмый.

“2007нче елдан башлап ана капиталын түләү безнең демографик сәясәтнең иң нәтиҗәле алымы булды, – ди Көндәшлек сәләтен үстерү институты директоры Алексей Ульянов. – Аны керткәннән соң, бер ел үтүгә ике балалы гаиләләр саны бер балалылардан артып китте”.

Ләкин заман кыйммәтләнә бара һәм бүген дәүләттән гаиләләргә каралган ярдәм чаралары көтелгән нәтиҗәне бирми. “Яңа федераль программа кирәк. Мин аны “өченче балага 3 миллион” дип атар идем. Ул чакта өч балалы гаиләләр саны артыр иде. Һәм ана капиталын балаларга бәйле бар чыгымнар өчен кулланырга рөхсәт итәргә кирәк дип уйлыйм. Әйтик, кием-салым сатып алырга, ялга, дәвалауга. Хәтта машина һәм авыл хуҗалыгы техникасын да сатып алу өчен кулланып булсын. Чөнки балаларны туендыру өчен эш кирәк. Шундый шарты да булсын: ана капиталына Русиядә җитештерелгән товарларны гына сатып алырга ярасын. Ул чакта безнең икътисадка да ярдәм булыр иде”, – дип исәпли эксперт.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас