

Дәүләт Думасы депутаты Олег Матвейченко шешәгә тутырылган эчәр суга ташламалы салым кертергә тәкъдим итте.
Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча Дәүләт Думасы комитеты рәисе Ярослав Нилов шешә суын социаль әһәмиятле товарлар исемлегенә кертү тәкъдиме турында аңлатма бирде.
Депутат билгеләп үткәнчә, җәйге эсселек дулкыны башлангач, медицина хезмәткәрләре гражданнарга гади эчә торган су куллануны арттырырга киңәш итәләр. Бездә киресенчә, шуны гына көтеп торгандай, эссе башлану белән суның бәясе югары үрмәли.
Чынлап та, эчәр су запасы буенча дөньяда иң бай Русиядә аның мондый хак торуын комсызлыктан гайре берничек тә аңлатып булмыйдыр. Чынында, су илебездә яшәгән гомүм халык байлыгы, югыйсә...
Чыганак: russian.rt.com
Фото:russian.rt.com