Мәхәббәт өчен ял кирәкме?

8нче июльне ял көне итмәкчеләр.

russiaedu.rurussiaedu.ru
russiaedu.ru

Русиядә 8нче июльдә билгеләнгән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен ял көне итмәкчеләр.

Һәрхәлдә, Дәүләт Думасы депутатлары шул хактагы закон проектын парламентның түбәнге палатасына тәкъдим иткән.

Бу башлангычның авторлары әйтүенчә, ял көне гаиләләргә бергә җыелу мөмкинлеге бирәчәк. Вакытны якыннарың белән үткәрү, туганлык җепләрен ныгыту өчен дә файдалы булачак, ди алар. Шулай ук ул яшьләрне мәхәббәт һәм тугрылыкны гомер буе сакларга кирәклеге хакында уйланырга этәрәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 28 июньдә ил җитәкчесе Владимир Путин Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен рәсми бәйрәм дип игълан иткән указга кул куйды.

Илдә бәйрәм көннәре болай да җитәрлек кебек. Тагын бер ял көне кирәк микән соң? Ничек уйлыйсыз?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас