Стаж саталар

Пенсиягә чыгу өчен җитмәгән хезмәт стажын һәм балларны “сатып алуга" ничек карыйсыз?

Мәгълүм булуынча, картлык буенча пенсиягә чыгу өчен берничә шарт үтәлергә тиеш: пенсия яшенә җитү, хезмәт стажы һәм пенсия коэффициентларының җитәрлек санда булуы. Әмма кайсыберәүләрнең пенсия рәсмиләштерү өчен хезмәт стажы һәм баллары җитмәскә мөмкин. Мәсәлән, озак вакыт рәсми теркәлмичә эшләп, социаль взнослар түләмәгән кешеләр бар. Бүген бигрәк тә үзмәшгульләр киләчәкләрен үзләре кайгыртырга мәҗбүр.

Бу уңайдан хәзер пенсиягә чыгу өчен җитмәгән хезмәт стажын һәм коэффициентларны “сатып алырга” була, ди Русия Сәүдә-сәнәгать палатасы кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец.

Билгеле булуынча, безнең илдә 2024 елга кадәр пенсиягә чыгуның күчмә чоры бара. Бу чорда кирәкле хезмәт стажы белән баллар саны да ел саен үзгәреп тора. Ә 2024 елдан соң пенсиягә чыгу өчен ким дигәндә 15 ел хезмәт стажы һәм 30 пенсия коэффиценты кирәк булачак. Әлеге күрсәткечләрне җыя алмаганнар, законга ярашлы, тиешле стажның яртысын, ягъни 7,5 елны “сатып алала”.

Моның өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итеп, килешү төзергә һәм тиешле сумманы түләргә кирәк. Әмма бу эшләрне вакытында башкару мөһим, дип искәртә эксперт. Чөнки бер календарь ел эчендә бары бер генә өстәмә хезмәт елын “сатып алырга” була. 2022 елда аның хакы ким дигәндә 36669,60 сумга баса. Үзмәшгульләр өчен ул чак кына очсыз – 34445 сум һәм ул вакыт узган саен үзгәрешсез калачак.

“Мондый сумма 1 ел стаж һәм 1,076 балл өстәү мөмкинлеге бирә”, – ди Иванова-Швец.

Пенсия коэффициентларына килгәндә, бер елда күп дигәндә 8,52 балл сатып алырга мөмкин. Аның өчен Пенсия фондына 293356,80 сум түләргә туры киләчәк.

Шулай итеп, җәмәгать, “акчаң булса, пенсияне дә сатып алырга була” дигәндәй килеп чыга түгелме? Сез бу хакта ни уйлыйсыз?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас