Уйланырга урын бар
28 Июня 2022, 14:18

Туймазы районы башлыгына кисәтү чыгарганнар

Ни сәбәпле?

БР  прокуратурасы.БР  прокуратурасы.
Фото:БР прокуратурасы.

Башкортстан прокуратурасы Туймазы районы башлыгына ятимнәр хокукларын бозуга кагылышлы кисәтү чыгарды. Әлеге вакытта район хакимиятендә  торак белән тәэмин ителергә тиешле 306 ятим исәптә тора, шуларның 159ының торак алуга хокукы инде гамәлгә кергән.

“Шул ук вакытта күзәтчелек чаралары күрсәтүенчә, бүгенге көнгә хакимият нибары бер генә фатир сатып алган. Тиешле аукционнар даими үткәрелми, бу  бүленгән субвенцияләрне тулы куәтенә кулланмауга һәм гражданнарның торак хокукларын бозуга китерергә мөмкин.  Шул ук вакытта быел муниципалитетка ятимнәргә торак алыр өчен 42 миллион сумнан артык бюджет чыганаклары бүленгән”, – диелә күзәтчелек  ведомствосы хәбәрендә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас