

Безнең халык яшелчә һәм бәрәңге үстерми тормый. Ләкин аларны сату гына еш очракларда зур сораулар тудыра. Бу җәһәттән Башкортстанда быел урам сәүдәсе һәм тиеш булмаган урыннарда көнкүреш хезмәтләре күрсәткән өчен административ җаваплылык закон белән вакытлыча бетерелде.
Ә республика җитәкчесе Радий Хәбиров яз башында ук шәһәр һәм район хакимиятләре җитәкчеләренә бакчачылар үзләренең участокларында үстергән продукцияне сата алсын өчен вакытлыча сату урыннары булдырырга кушкан иде.
“Үз куллары белән үстергәнне сатучы әбиләрне куарга түгел, киресенчә, аларга шартлар тудырырга, сәүдә урыннары булдырырга кирәк. Кешеләр дә алар үстергән яшел тәмләткечләрне, кыярларны, шул ук бер стакан крыжовникны сатып алсыннар иде. Бүгенге катлаулы заманда өлкәннәргә ярдәм итәргә кирәк. Алар өчен һәр сум зур әһәмияткә ия”, – диде ул.
Ләкин тәҗрибә күрсәтүенчә, бар урында да бу сүзләргә колак салмаганнар. Моны Башлыкның Контроль идарәсе ачыклаган. Бак дисәң, күп очракларда сату урыннарына эшкуарлар урнашкан, ә бакчачылар җиһазландырылмаган урында сатарга мәҗбүр. Моннан тыш, кайсыбер районнарда махсус урында саткан өчен акча да сорыйлар икән. Мәсәлән, Стәрлетамакта бер урын өчен 20дән 150 сумга кадәр түлиләр. Благовещен районында бу сумма – 20дән 80 сумга кадәр, ә сату урыннарының бер өлешен эшкуарлар алган. Салаватта прилавкалар юк, мәйдан таксистлар тукталышына әйләнгән. Күмертауда сәүдә өчен төп урыннар эшкуарлар товары белән тулган.
“Нәтиҗәдә безнең әбиләр бер як читтә урындыкта утырып сата, – дип сынаулы караш ташлады Радий Хәбиров шәһәр һәм район җитәкчеләренә. – Без муниципалитет башлыклары белән сөйләшкәндә, түләүле булырга тиеш дип килештекме ни? Ике бәйләм укроп сатарга дип килгән әби-бабайларга шартлар тудырыгыз инде. Миңа, дөресен генә әйткәндә, моның белән шөгыльләнү уңайсыз, ни дисәң дә, вазифам зур. Узган атнада без 16 миллиард сумга килешүләр турында фикер алыштык, ә бүген мин дүрт өстәл урнаштырганнармы, юкмы икәнлеген контрольдә тотарга мәҗбүр. Сез миннән көләсезме әллә? Бу эшне ахырына җиткермәс дип уйлыйсызмы?”
Ул сәүдә нокталарында тәртип урнаштырырга кушты. Өч атнадан Контроль идарәсе янә тикшерү белән чыгачак.