Уйланырга урын бар
20 июнь 2022, 08:04

Башыңа төшсә...

Электрон түләүләр тормышны җиңеләйтәме, әллә мәшәкать өстиме?

yaplakal.comyaplakal.com
yaplakal.com

Киләчәктә белдерү кәгазьләреннән, шул исәптә коммуналь түләүләр турындагы кәгазьләрдән дә баш тартмакчылар. Һәрхәлдә, Русиянең Санлы үсеш, элемтә һәм масскакүләм коммуникацияләр министрлыгында шул хакта закон проекты әзерләнә.

Бүген килеп туган икътисади хәлдә – санкцияләр сәбәпле, кәгазьгә һәм аңа буяуларга кытлык булганда – илдә, кәгазь куллануны азайтып, санлы сервисларны күбрәк үстерергә кирәк дип исәплиләр ведомствода. Әмма бу кешеләр өчен уңайлы булырмы соң?

Өлкән яшьтәге кайсыбер экспертлар фикеренчә, бу юлны бик дөрес дип әйтеп булмый. “Берәү дә прогресска каршы түгел, әлбәттә. Ил халкының күпчелеге “коммуналканы” интернет аша түли, – ди пенсионер Ирина Пантелеева. – Әмма закон проектын әзерләүчеләр, күрәсең, пенсионерлар турында бөтенләй оныткан. Ә бит илдә аларның саны миллионнар белән исәпләнә”.

Сер түгел, өлкән яшьтәгеләрнең бер өлеше әле кәгазь квитанцияләрдә дә тиз генә барысына төшенеп җитә алмый. Өлкәннәр түгел, хәтта яшьләр дә аптырап кала кайсыбер түләү документларын алгач. Ә аларны электрон төрдә генә җибәрә башласалар, проблемалар тагын да артырга мөмкин.

Теге яки бу сайтка кереп, ялгышмый гына түләү өчен башта җаена төшенергә кирәк бит әле. Ярый, анысын балалар-оныклары булышыр. Әмма моның өчен тәү чиратта интернетка тоташкан техника кирәк. Андый түләүләрне башкарыр өчен төймәле телефон бармый. Ә бүгенге пенсиягә ярыйсы гына телефон сатып алсаң, бер ай ач торырга туры килмәгәе. Чөнки пенсиянең күп өлеше әлеге шул коммуналь түләүләргә һәм даруларга китә. Өстәвенә, азык-төлек хакы да кыйммәтләнеп тора.

Башкалада югары уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләр, әлбәттә, үз даирәсеннән чыгып фикер йөртәдер, мөгаен. Ләкин өлкәннәр яки начар күрүче кешеләр барлыгы турында да онытырга ярамый.

Тагын бер момент: әгәр ниндидер субсидия рәсмиләштерергә туры килсә, социаль яклау органнарында тәләүләрнең башкарылуы турында кәгазь документлар сорайлар. Шуңа, бәлки, кәгазь дефициты белән башкача төрле көрәшергә кирәктер? Мәсәлән, төрле ведомстволар өчен күп санлы кәгазь документлар таләп итүне киметү, язма отчетлар санын кыскарту һәм башкалар...

Электрон документлар кешеләрнең тормышын җиңеләйтергә тиеш, диләр. Чынлыкта кайсыбер чакта алар мәшәкать кенә өсти кебек. Ә сез ничек уйлыйсыз?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас