

Русия финанслар министры Антон Силуанов түрәләргә “Лада” автомобильләренә күчәргә тәкъдим итте. Бу хакта ул Петербург халыкара икътисади форумында әйтте.
Бүген икътисад читен хәлдә калды, шуңа бизнеска янаган хәвефнең бер өлешен дәүләт үз өстенә алырга тиеш, диде министр. Аның фикеренчә, товарларны сату һәм ихтыяҗны тәэмин итү буенча дәүләт бизнеска ярдәм кулы сузса, яхшы булыр иде.
“Әйтик, власть органнарында эшләүчеләрне илнең “Лада”ларына күчереп утыртырга була. Ул чакта дәүләт “Лада” өчен хәвефсезлек мендәрләрен сатып алачак. Димәк, бизнес тотрыклы үссен өчен дәүләт предприятиене эш белән тәэмин итәчәк”, – ди ул.
Силуановның тәкъдиме яхшы. Әмма чит илнең текә машиналарында җилдерергә өйрәнгән түрәләргә бу фикернең ошавы бик икеле...