

Башкортстанның ике авылында исерткеч эчемлекләр сатуны тулысынча тыярга җыеналар. Бу хакта бүген Дәүләт Җыелышы – Корылтайдан хәбәр итәләр. Атап әйткәндә, Куергазы районының Якут һәм Яхшымбәт авылларында алкоголь бөтенләй сатылмаска мөмкин. Парламент депутатлары июнь аенда шул турыдагы законны кабул итәргә тиеш.
“Парламентка закон проектларын Куергазы районы советы тәкъдим итте. Әмма “коры закон” кертү турындагы карарлар тәү башта авылларның үзендә – гражданнар җыелышында тавыш бирү юлы белән кабул ителгән, – ди Корылтай рәисе Константин Толкачев. – Алкоголь сатуны тыю аны куллану күләмен киметергә ярдәм итәр дип исәпли урындагы халык. Бу исә, үз чиратында, гомер озынлыгын арттыруга, демографик хәлне яхшыртуга булышыр дигән ышаныч бирә”.
Әлеге закон проекты республика хөкүмәтендә дә хуплау тапкан.
“Гражданнарның үз территорияләрендә исерткеч эчемлекләр сатуны тыю хокукы бар. Әмма шул ук вакытта “коры закон” бар проблемаларны да хәл итә дип аңларга кирәкми. Ул – сәламәт тормыш рәвеше алып баруның бер юлы гына”, – дигән фикердә парламент җитәкчесе.