“Акыллы пацаннар”

Көнгә чыксаң, нинди генә гыйбрәтле хәлләр юк...

ВКонтактеВКонтакте
Фото:ВКонтакте

Хәтерегездә булса, Екатеринбург шәһәренең 12 санлы лицеенда бию конкурсында төшерелгән видеоязмалар хакында язган идек.  Анда 10 сыйныф укучылары  гадәти булмаган җенси юнәлеш вәкилләренә охшатып бию башкара. Бию барышында егетләр алсу төстәге футболкаларын салгач, портупеяларда (кулбаш аша киелгән күн каешлар) кала.

Бию белән бәйле чыккан җәнҗалдан соң  лицей завучын эштән азат итәләр. Бу хәлгә карата завуч “мине бетереп ташладылар”, ди.

“Нәрсә дия алам инде? Мин 35 ел мәктәптә эшләдем, ә мине бу кылык белән бетереп ташладылар, юк иттеләр, башка сүзем юк”, – ди ханым.

Шулай итеп, кичә, 6 июньдә, лицейчы егетләр биюеннән соң властьларның директор урынына завучны эштән  алырга дигән карар кабул итүләре билгеле булды. Екатеринбург мэры Алексей Орлов лицей директоры Любовь Кулёваның мәгариф өлкәсендәге 50 елга якын тәҗрибәсен исәпкә алып, үз вазифасында калачагын белдерде.

Шәһәрнең 12 санлы лицее укучыларының сәер биюләре төшерелгән видеоязма кадрлары интернетта 31 майда таралды. Төбәкнең мәгариф һәм яшьләр сәясәте министры Юрий Биктуганов лицей директоры Любовь Кулёваны эштән азат итүне таләп иткән иде, тик  укучыларның ата-аналары һәм өлкә губернаторы Евгений Куйвашев аны яклап чыктылар. Куйвашев директорга карата бер җәза да булмаячак дип белдерде.

Гадәти булмаган җенси юнәлеш вәкилләренә охшатып бию башкарган үсмерләрне укытучысы  яхшы укый һәм хореография белән профессиональ рәвештә шөгыльләнми, алар интеллектуаллар һәм акыллы пацаннар, дип белдерде. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас