

Үзгәртеп-кору җилләре аркасында гөрләп торган колхозлар таркалгач, байтак авыллар ятим хәлендә калды. Вакыт белән бергә юллар ашалды, шактый еллар ремонт күрмәгән социаль биналар таушалды. Су торбалары искереп, әле теге урыннан, әле бу урыннан су бәреп чыга башлады: нәтиҗәдә, тишек торбалар буйлап аккан су, тирә-якка таралып, йортларга барып җитә алмас булды. Су насослары да искерде, ватылды... Шулай итеп, кайсыбер авыллар сусыз калды.
Сусызлык эссе җәйләр җиткән саен халыкның баш бәласенә әйләнә. Ә авылда су халыкның үзенә дә, мал-туарына эчерергә дә, бакчасына сибәргә дә, мунчасын ягарга да кирәк. Бүген, гомумән, авылларны су белән тәэмин итү җитди мәсьәләгә әверелде: авылларга – су, суга акча җитми. Чөнки су үткәрү – шактый чыгымлы эш, ә авыл биләмәләренең андый зур акчалары юк. Көтеп-көтеп тә су үткәрү хәл ителмәгәч, кайсыберләр ишегалларында коелар чокыта башлады. Анысы да кесәгә суга. Өстәвенә, ул суның эчәргә яраклымы-юкмы икәнлеген ачыкларга кирәк.
Бу җәһәттән соңгы елларда дәүләт тарафыннан боз кузгалган кебек. Атна башында Башкортсан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрендә болай дип язды:
“Без Башкортстан халкын сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү буенча эшне дәвам итәбез.
Кырмыскалы районының Сахай авылында суүткәргечне ремонтлауны тәмамладык. Дүрт урамда иске челтәрләрне алыштырдык, кое һәм янгын гидрантлары урнаштырдык. Җәй көне биредә тагын бер урамга яңа торбалар сузарга дип килештек. Бу – урындагы халык үтенече.
Әлеге эшләр – авыл биләмәләрендә су башняларын һәм үзәкләштерелгән су тәэминаты системаларын капиталь ремонтлау программасының бер өлеше. Без аны 2021 елда башлаган идек. Аның буенча районнарга республика бюджетыннан субсидияләр бүләбез.
Былтыр бу программа буенча Башкортстанның 53 районында 51 су башнясы һәм 42,86 километр суүткәргеч челтәрен ремонтладык. Быел, үткән елдагы кебек үк, бу максатларга республика бюджетыннан 100 миллион сум бүләбез. Планнар зур, алга барабыз”.
Төбәк Башлыгы әйтүенчә, “бу бик кирәкле һәм мөһим эш. Ул сәфәрләр барышында халыктан ишеткән һәм социаль челтәрләрдән алган мөрәҗәгатьләрне исәпкә алып башкарыла”.
Ә социаль челтәрләрдә, чынлап та, халыкның тормыш сулышын тоярга була. Әлеге пост астында да су проблемасына кагылышлы комментарийлар тезелеп киткән.
Алар арасында түбәндәгеләр дә бар:
“Благовар районының Домбровка авылында яшәүчеләр суүткәргечне ремонтлауларын күп еллар көтәләр. Кайсыберләр инде үзләренә кое чокытырга мәҗбүр булды. Әмма эчәр су белән тәэмин итүне көтүче гаиләләр бар. Бәлки, Сахайдагы кебек суүткәргечне ремонтлауга ничек ирешергә икәнлеген әйтерсез?”
“Кырмыскалы районының Подлубово авылына кайчан? Кешеләр 10 ел сусыз интегә”.
“Урман авылында краннан техник су ага. Коеларда акбурлы су. Кешеләр кибеттән кыйммәтле су алып эчәргә мәҗбүр”.
“Әлшәй районы Красный Клин авылында су башнясына ремонт кирәк. Җәен су җитми, 3-4 сәгать кенә була. Скважинаны чистартырга булса да кирәк. Ләкин моны үз исәбенә башкарырга авыл халкының мөмкинлеге юк”.
“Зианчура районы Исәнгол авылында инде ничәмә еллар җәй көннәрендә су юк диярлек. Мәсьәләне хәл итсәгез иде”.
“Нуриман районы Нимисләр авылында эчәр су юк. Кешеләр суны күлдән ала яки 15 километр ераклыктагы чишмәгә йөри. Өлкәннәргә бигрәк тә авырга туры килә”.
“Аскын районы Иске Казанчы авылында күп еллар инде үзәкләштерелгән су тәэминаты юк. Иске система искереп, фермер хуҗалыгы белән бергә эшләүдән туктады. Һәр ел саен вәгъдә итәләр, әмма...”
“Стәрлетамак районы Кырмыскалы авылында үзәкләштерелгән су системасы юк. Эчәр су белән проблема, скважиналардан сары төстәге, металл тәме килгән су ага”.
“Иске Кыешкыда да эчәр су юк. Суны фильтр аша да үткәреп карыйлар, ләкин ул юынырга да бармый. Авылда бит балалы гаиләләр дә бар. Берәр кайчан су булыр микән? Ярдәм итегез әле рәхим итеп”.
Мондый язмалар су буе тезелеп киткән. Мөгаен, аларның барысы да дөреслектән чыгып язылгандыр дип уйлыйбыз. Шунысы ачык: эчәр су проблемасы бүген кискен тора. Комментарийларга ведомстволар вәкилләре урнаштырган җавапларда да бу проблема инкяр ителми. Мәсәлән, Кырмыскалы хакимиятеннән язуларынча, Подлубовода су белән тәэмин итү проблемасы бар. Әле суүткәргечләрне хезмәтләндерүче оешма балансына кую өчен рәсмиләштерү эшләре бара. “Су сыйфатына килгәндә, ул санитар нормаларга туры килми, шуңа техник дип санала. Шул сәбәпле, кешеләр китерелгән суны куллана”, – дип язылган.
Исәнгол авылында да суүткәргеч системасының иске булуы расланган. Шуңа, еш кына суны туктатып торып, ремонт эшләре башкарырга туры килә. “Соңгы елларда Исәнгол үсте, яңа урамнар һәм микрорайоннар барлыкка килде. Нәтиҗәдә, су басымы белән проблема килеп туды. Су тәэминаты системасын тулысынча реконструкцияләү өчен 100 миллион сумнан артык акча таләп ителә. Ә район бюджеты дотацияле. Шуңа әлегә булганы ремонтлана. Район хакимияте бу мәсьәләне хәл итү юлларын эзли”, – дип җавап биргән район хакимиятенең рәсми вәкиле Валерия Мәһәдиева.
Шунысын аерым билгеләргә кирәк: су проблемасына кагылышлы бер сорау да җавапсыз калмаган диярлек. Күбесендә өметле сүзләр бар. Алар тормышка ашар дип ышанасы килә.
Әйткәндәй, Радий Хәбиров һәр Юлламасында авыллар инфраструктурасына аерым басым ясый. “Без башкарган көндәлек эшләрдә бернинди батырлык та юк. Әмма республика халкы бездән, тәү чиратта, әнә шундый – үзләре өчен мөһим булган мәсьәләләрне хәл итүне көтә”, – дигән иде ул үткән еллардагы бер Юлламада.