Икътисадны үстер, әмма табигатькә зыян салма

Моңа ничек ирешергә?

https://www.bashinform.ruhttps://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

“Урал аръягы-2022” инвестсабантуенда тотрыклы үсеш һәм “яшел” финанслау буенча Русия Дәүләт думасы эксперт советының утырышы үтте.

Башкортстаннан Дәүләт думасы депутаты, эксперт советы рәисе Владимир Сенин әйтүенчә, төбәккә акча китерәчәк теләсә кайсы яшел инвестпроект хупланачак.

“Башкортстан – углерод берәмлекләре белән сәүдә итү базарын булдыру мәсьәләләре буенча профессиональ рәвештә фикер алыша торган Русия төбәкләренең берсе”, – диде ул.

Дәүләт думасы депутаты, энергетика буенча комитет әгъзасы Юрий Станкевич билгеләвенчә, дөньяда климат мәсьәләсен нык сәясиләштерүләргә карамастан, табигать үзгәрешләрен яраклаштыруга бәйле проблемаларны хәл итү безнең ил өчен әһәмиятле булып кала.

“Русия Фәннәр академиясе мәгълүматлары буенча, сөренте җирләрнең 65 проценты, печәнлекләрнең – 28, көтүлекләрнең 50 проценты бүген эрозия, дефляция, даими корылык, тузан бураннары йогынтысына дучар ителә”, – диде эксперт.

Шуңа, әлеге мәсьәләләрне хәл итү максатында, “Яшел икътисад” проекты булдырылган. Аның төп бурычы –  икътисадны үстергәндә табигатькә зыянны мөмкин кадәр киметү яки бөтенләй булдырмау.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас