

Кичә, 2 июньдә, Уфа хакимияте җитәкчесе Ратмир Мәүлиев, журналистлар белән очрашып, аларның сорауларына җавап бирде.
Киң мәгълүмат чаралары вәкилләре башкаланың Салават Юлаев проспектында урнашкан һәм инде ничә еллар буена төзелеп бетә алмаган “Әр-Рәхим” мәчетенең язмышы белән кызыксынды.
“Төзелеп бетмәгән объектлар мәсьәләсе борчуга сала. Мин бу мәчет яныннан көн саен үтеп китәм һәм аның төзелеп бетүен телим. Мәсьәләнең икенче ягы – мин нәрсә эшли алам, сез нәрсә эшли аласыз?.. Әлбәттә, әлеге проектны башлаучылар бу эшкә ныклы тотынырга тиештер. Инвесторлар эзләргә кирәк. Безнең яктан ярдәм кирәк булса, без һәртөрле булышырга әзер, – дип җавап бирде Уфа мэры. – Беләсезме, тагын нәрсә мөһим? Ул – мондый объектлар барлыкка килүгә юл куймау. Без төзелеп бетмәгән биналар башкаласына әйләнергә тиеш түгел”.
Исегезгә төшерәбез: “Әр-Рәхим” мәчетенә нигез ташы 2006 елда ук салынган иде. Ул чакта төп иганәчесе “Урал” хәйрия фонды булды. Ләкин эш башлангач, төрле проблемалар килеп чыкты: төзелеш бер тергезелде, бер туктады, застройщиклары үзгәреп торды.
Яңа җитәкчелек килгәч, мәчет 2024 елга төзелеп бетәргә тиеш дигән хәбәр таралган иде. Ләкин соңгы вакытта эшләр тагын туктап калды, ахрысы...